Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

1 нче мәктәп 100 еллыгына купшылана

Актанышның 1 нче мәктәбе 100 яшьлек юбилеен көязләнеп каршылый. Татарстан мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә кертелгәч елмайды аңа бу бәхет. Кышын башланып киткән ремонт яңа уку елын яңартылган яңа мәктәптә каршыларга мөмкинлек бирәчәк. Программа 2012-2014 елларга планлаштырылган. Аның нигезендә 753 белем бирү учреждениесен яңарту ниятләнә. Быелгы планга безнең районнан Актанышның...

Актанышның 1 нче мәктәбе 100 яшьлек юбилеен көязләнеп каршылый. Татарстан мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә кертелгәч елмайды аңа бу бәхет. Кышын башланып киткән ремонт яңа уку елын яңартылган яңа мәктәптә каршыларга мөмкинлек бирәчәк.
Программа 2012-2014 елларга планлаштырылган. Аның нигезендә 753 белем бирү учреждениесен яңарту ниятләнә. Быелгы планга безнең районнан Актанышның 1 нче мәктәбе һәм Яңа Әлем мәктәбе кертелде.
Районыбыз тарихында олы вакыйга көтелә. Актанышның 1 нче мәктәбе ачылуга 1 сентябрьдә 100 ел тулачак. Бу мәктәпне моннан 45 һәм 50 ел элек тәмамлаучыларның да быелгы җәйдә очрашу уздыру уе белән йөрүләре мәгълүм. Мәктәпнең юбилей чаралары көзгә ниятләнә. Ә хәзергә биредә төзү-төзекләндерү эшләре гөрләп бара.
"Газстройсервис" ҖЧҖ


1 нче мәктәпне ремонтлауга 15 февральдә кереште. Гасырлык тарихы булган бинага ремонт күптән кирәк иде инде. "Биредә эшкә килгәч, технология кабинетының ярым җимерек хәлдә булуы бик куркыткан иде. Түбәдән су үтеп җафалады. "Газстройсервис" оешмасы ремонтка зурлап кереште. Бу эшнең махсус программа аша тормышка ашырылуы һәм финанслануы, аның ТР Президенты, район башлыгы контрольлегендә баруы күңелне нык сөендерде", - ди мәктәпнең директоры Рәйлә Гыйздәтуллина.
Язгы яңгырлар башланганчы алыштыру нияте белән төзүчеләр, иң әүвәл, аның түбәсенә күтәрелделәр. Бина үзәк урамда булганлыктан, үтеп-сүтеп йөрүчеләр анда барган хәрәкәтне һәрдаим күзәтеп торгандыр. Эш ял-бәйрәм көннәрендә дә туктап тормады. 23 февраль, 8 март бәйрәмнәрен дә түбә ябучылар биектә каршылаганнар.
Түбән Камадан килгән институт белгечләре тарафыннан махсус тикшерүләр үткәрелгән, калай түбә куярга ярыймы-юкмы икәнен исәпләп чыгарганнар. Чардаклы түбә куярга мөмкин дип, фатиха бирелгән.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 16 май, 2012 37 (9682) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев