Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Аккүз авылында яшәүче Минзаһирә Сабашниковага йорт ачкычы тапшырылды (+ФОТО)

Хөкүмәт җитәкчелегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы безнең районда да күтәреп алынды һәм бу юнәлештә зур уңышларга ирешелде: 2010нчы елдан башлап Актаныш районында барлыгы 34 йорт тапшырылды. Аккүз авыл җирлегендә генә дә әлеге программа нигезендә 4 йорт...

Хөкүмәт җитәкчелегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы безнең районда да күтәреп алынды һәм бу юнәлештә зур уңышларга ирешелде: 2010нчы елдан башлап Актаныш районында барлыгы 34 йорт тапшырылды.
Аккүз авыл җирлегендә генә дә әлеге программа нигезендә 4 йорт сафка басты.
22 нче июль көнне Аккүз авылында яшәүче Минзаһирә Мәгъдән кызы Сабашникова да шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Аңа өр-яңа шәхси йортың ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, " "ПМК 6" җәмгыяте җитәкчесе Данис Гәрәев, җирлек башлыгы , йорт хуҗасының балалары, туганнары, авылдашлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев