Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышта стадион капкалары кайчан ачыла?

Киләсе атнада ачыла, дип ышандыралар. Кыскасы, анда барган төзелеш эшләренә шушы көннәрдә нокта куелырга тора. Футбол кыры ясау өчен республикадан 22 миллион сум акча бирелгән. 15 миллион сум акча йөгерү юлларын ясауга тотылган. Чаңгы трассасы да шушы объектка кергән. Гомуми суммасы 85 миллион сумлык эш башкарылган. 1000 тамашачыны сыйдырырлык урыннарны...

Киләсе атнада ачыла, дип ышандыралар. Кыскасы, анда барган төзелеш эшләренә шушы көннәрдә нокта куелырга тора.
Футбол кыры ясау өчен республикадан 22 миллион сум акча бирелгән. 15 миллион сум акча йөгерү юлларын ясауга тотылган. Чаңгы трассасы да шушы объектка кергән. Гомуми суммасы 85 миллион сумлык эш башкарылган. 1000 тамашачыны сыйдырырлык урыннарны Ижау шәһәренең "Авангард" заводы эшләп биргән. "Газстройсервис" оешмасы әзер урындыкларны алып кайтып урнаштырып бетерүгә эш төгәлләнәчәк. Екатеринбург заводы белән килешү төзеп, алар көчле яктырткычлар ясап биргәннәр. Ә койма һәм капкалар ясауга үзебезнең район төзүчеләренең кул һәм йөрәк җылысы салынган.
Болар хакында "Газстройсервис" оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев сөйләде.
"Газстройсервис" оешмасы Теләкәй авылында мәдәният йортын да капиталь төзекләндереп бетерү алдында. Актанышта тротуарлар җәюдә дә өлешләре зур. Балалар иҗат үзәгендә капиталь ремонт алар тарафыннан башланган. Бу бинада кайбер үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
Сәнәгать мәйданчыгында ике биек башнялы су алу җайланмасы алар көче белән сафка бастырылган. Эшмәкәрләргә уңайлыклары булган сәнәгать мәйданчыклары төзү идеясе әлегә республикада берничә генә, шул исәптә Актанышыбызда тормышка ашырыла. Биредә шәхси эшчәнлеген башлап җибәрүче эшкуарлар су, газ, канализация кебек иң мөһим инфраструктура белән тәэмин ителәчәкләр. "Газстройсервис" оешмасы казыган ике скважинадан су аларга һәм җирле халыкка биреләчәк. Суның сыйфаты яхшы, дип табылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев