Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш районы аша узучы федераль юлга климат үзенчәлекләрен искә алып асфальт-бетон җәелде

Быел Татарстанда М-7 трассасының 30 километрга якын тузган өлешен төзекләндерделәр. Шулай итеп, М-7 трассасының Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы өч участогы яңартылды.

            М-7 трассасының 1097–1103 км һәм 1127–1137 километрдагы участокларында, климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау методы буенча өске катламга асфальт-бетон җәелде. Шулай ук биредә юл кырыйларын ныгыттылар һәм горизонталь тамгалар сыздылар. Әлеге эш төрләре юл катламнарын эксплуатацияләү вакытын озайта.
        2021 елда «Идел-Нократ автоюллар идарәсе» ФКУ заказы буенча Татарстан эчендәге100 км дан артык федераль автомобиль юллар норматив кагыйдәләргә туры китереп эшләнәчәк. Узган ел республика трассаларында әлеге эшләрнең гомуми күләме 82 км тәшкил иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев