Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш урамнарына 30 мең төп чәчәк утыртачаклар

Актаныш- республикада,татарлар яши торган Россия төбәкләрендә, милләттәшләр арасында матурлык, чисталык үрнәге буларак билгеле төбәк. Саф татар районы буларак моның шулай булуы табигый. Чөнки татар халкы элек-электән хезмәт сөючән, тырыш, тәртипле, йорт-җирен карап, пөхтә тотуы белән билгеле.

                 Район үзәгенең төзеклеге өчен җавап бирүче төп оешма "Коммунсервис" хезмәтчәннәре Актанышның яшеллеген кайгырта башлады инде.

Бүген чәчәк үстерүчеләр бригадасы Актаныш урамнарына түтәлләр формалаштырып петуния, бәрхет чәчәкләре утыртуны башлады.

Янып торган төсләр балкышы авылдашлар, килгән кунакларның кәефен күтәрер, Актанышыбызны ямьләп, матурлап торыр. 


       Актаныш урамнарына барысы 30 мең төп чәчәк утыртылачак. Элмә чүлмәкләргә петунияләрне урнаштыруны бригада кызлары кичә тәмамлаган. Бүген төп эш урамнарда булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев