Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш юлларында пөхтәлек булсын!

Соңгы ике көндәге һава торышы циклоннары үзгәрү безнең яшәешкә үзенчәлекләрен кертә:урам чатларында, күпфатирлы йорт ишегалларында, төрле муниципаль биналар алларында кар өемнәре өелеп ява. Юлай Низаев.

Әлбәттә, күпме шигъри юлларда кышның бу мизгелләре "иген кары яки бәхет бөртекләре ява" дип тасвирланса да... Уңайсызлыклар да килеп туа, автомобиль йөртүчеләргә бигрәк тә, эшкә иртән йөгергәндә дә аяк киеменә кар тулмау күпкә хәерле.


 Торак-коммуналь хуҗалык муниципаль-унитар предприятиесе мөдире Риназ Шәрипов мондый аңлатма бирде: 


 "Циклоннар үзгәрү эш графигына үз кагыйдәләрен кертте.  Эш барышында кыенлыклар да булгалый, әмма аларны хәл итү мөмкинлекләре табылып тора. Юллар, мәйданнар тиешле вакытында тазартылып тора. "Акадон"(карны төяүче), 2 МТЗ(махсус трактор), АНТ, МТЗ-80, КамАЗ(кар төялеп,  иске аэропорт мәйданчыгына бушатыла бара), һ.б техникалар чыгарылды".


 Без иҗади төркем белән барган мәлдә "РТС", "Юбилейный" кварталларында кызу эшчәнлек гөрли иде. Тырыш һәм җитез егетләр Хәбиров Марсель(МТЗ-82), Гарифуллин Фәнзил(МТЗ-82), Галиев Алмаз(МТЗ-80), Зәйнуллин Шамил(КамАЗ), Галимәрданов Илназ(АНТ), Гиздәтуллин Руслан(АМКАДОР), Лузан Александр(АМКАДОР) эшлиләр, актанышлыларның көнкүрешен ямьләндерү, урамнарын чистарту өчен хезмәт салалар.

Реклама

Вакытында кар җыештырылу-тормыш имин булу асылы да! Алдагы көннәрдә дә кар коллапсы булдырмауга торак-коммуналь хуҗалыгы көч салыр дигән ышанычтабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев