Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Асфальтны да күрергә язсын

Менә ямьле җәйнең дә соңгы аена аяк бастык. Әле генә җәй җитә дип йөргән идек, кай арада үтеп тә бара. Безнең Яңа Әлем авылында быел семинар булгач, җәйнең һәр көне эш белән, өмәләр белән тыгыз үрелеп барганлыктан, болай да вакытны җиткереп булмады. Семинар дип зарланып йөрсәк тә, авылыбыз урамнары чистарып,...

Менә ямьле җәйнең дә соңгы аена аяк бастык. Әле генә җәй җитә дип йөргән идек, кай арада үтеп тә бара. Безнең Яңа Әлем авылында быел семинар булгач, җәйнең һәр көне эш белән, өмәләр белән тыгыз үрелеп барганлыктан, болай да вакытны җиткереп булмады.
Семинар дип зарланып йөрсәк тә, авылыбыз урамнары чистарып, матурланып калды. Бу матурлыкны булдыру җирлектәге оешма эшчеләре көче белән башкарылды. Күп кенә шәхси хуҗалыкның тирә-ягын, койма-капка буйларын шул оешма кызлары башкарды. Югыйсә, чиста булса, үзебезгә күңелле. Ә менә Киров урамында яшәүчеләр исә, юлларга игътибар булмаганга бик борчылган идек. Чөнки соңгы 30 елда бу урамга бер көрәк тә балчык салынмады. Семинарлар да үтеп китте. Тормыш, яшәү дәвам итә. Дөнья көткәч, авыл кешесе өчен иң әһәмиятлесе шул юллардыр. Район башлыгы ярдәме белән безнең Киров урамына да кызыл балчык белән ком түшәлде. Бу хезмәтләр өчен пенсионерлар аеруча сөенде. Чөнки язгы, көзге пычракта урамга озын кунычлы итексез чыгып та булмый иде. Киләчәктә юлларны, чисталыкны саклап яшәсәк иде.
Киләчәктә, бәлки, асфальт юлларны да күрербез, инша Аллаһ!
Без район хакимиятенә, Рамил Вәҗетдин улы җитәкчелегендәге "Мехотряд" коллективына, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызына зур рәхмәтле. Киләчәктә бердәм булып эшләргә, булганын саклап яшәргә язсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев