Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“Безнең ишегалды” Киров авылын яңарта

Киров авыл җирлеге бүген яңарыш кичерә.

Данлыклы сөт комбинатында хезмәт куйган эшчеләр өчен төзелгән йортны моннан берничә ел элек “Тузган торак” программасы нигезендә төзекләндергәннәр иде. Хәзер инде чират ишек алларына җитте. 

Ишек алдын матурлау, төзекләндерү-көн кадагындагы мәсьәлә.

Чөнки биредәге өченче һәм дүртенче күпфатирлы йортларда 68 кеше яши.

Арада балалар үстерүче яшь гаиләләр дә бар.

Йортта элеккечә завод эшчеләре генә түгел, ә авылда, хуҗалыкта, төрле тармакларда хезмәт куючылар яши. 


 

      2021 елда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында күпфатирлы йортның тирә-ягы яңартыла башлады.

Чокыр-чакырлы, яңгыр яуган саен су җыелып торган ишек алды юлларына өр-яңа асфальт юл җәелә.  Юл салуның гомуми бәясе 5127535 млн сумны тәшкил итә.

“Актаныш юллары” җәмгыяте төзүчеләре эшеннән биредә яшәүчеләр канәгать. Ишек алдында машина юллары, җәяүле сукмагы белән беррәттән автомобиль кую урыннары да барлыкка килде.

Балалар мәйданчыклары ясалды. Анысын “Ксил-миллениум” җәмгыяте сафка бастыра. Ишегалдындагы ял итү урыннарын, эскәмияләрне, чүп түгү урналарын “Чаллы-Свай” компаниясе  осталары корып куйган.
 

            Төзелеш эшләре тәмамланырга озак калмады, салкыннар башланганчы төзелеш оешмалары бәйрәм ясап хуҗаларны сөендерергә исәпли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев