Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Чуракайда Киров урамында яшәүчеләр “Бердәм Россия” партиясенә һәм Рима Минһаҗевага рәхмәтле

18 июльдә Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Анда безнең районнан Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов, Чуракай китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева катнашып, диплом һәм 580 мең сумлык грант белән бүләкләнделәр. "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча...

18 июльдә Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Анда безнең районнан Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов, Чуракай китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева катнашып, диплом һәм 580 мең сумлык грант белән бүләкләнделәр.
"Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча оештырылган халык социаль проектлар конкурсы Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Быел грант фонды 35 млн.сумга кадәр арттырылган. Җиңүчеләр өчен грант күләме 1 млн.сумга җитә, лауреатлар өчен - 580 мең сум. Конкурста җиңүчеләрнең һәм лауреатларның проектлары актуаль социаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Яз көне, республика районнарында "Бердәм Россия" көннәре уздырылганда, партия активистларына кешеләр төрле тәкъдимнәр һәм инициативалар белән мөрәҗәгать иткән, аларның күпчелеге эшне башлап җибәрү өчен акча булса, яхшы социаль проектларны тормышка ашыра алулары турында әйткән.
Бердәмроссиялеләр, фикер алышканнан соң,"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентына мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсын уздыру идеясен хуплап кабул итә.
Электрон адресына бәйгенең нигезләмәсе бәян ителгән хат килгәннән соң, Рима Инсаф кызы үзен күптәннән борчыган юл мәсьәләсенең чишелеше барлыкка килүгә сөенә һәм проект әзерли.
-2010 елда "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар сайлаганда мине тәкъдим иттеләр. 4 нче округтан депутатлыкка сайландым. Киров урамында балалар бакчасы, мәктәп урнашкан. Ферма да урам башында. Яз-көз, яңгырлар яуганнан соң, юл йөрү бик авырлаша. Шуңа борчылып, ярдәм итәсем килеп йөри идем. Алабугага зона этабында проект якларга баргач, шуңа игътибар иттем - бик кирәкле, зарури проект булган бу. Районнардан килүчеләр һәр җирлекнең, һәр авылның халыкны борчыган, үзәккә үткән борчуларын хәл итү юлларын тәкъдим итеп якладылар проектларны. Кем юл мәсьәләсен күтәргән, кем чишмәләр торышын үзәккә куйган, кем игътибарны балалар бакчаларының торышына юнәлдергән. Үзем "Дороги - жила жизни села" проекты белән катнашып, 580 мең сум грант оттым. Бик сөенәм.
Хуҗалык ярдәме белән алдагы елларда, бигрәк тә Назыйм Шәехов рәислек иткән вакытта - 3,5 чакрым юл төзекләндерелеп, юлларны тәртипкә китергән булганнар. Шулай булса да, Киров урамы яз-көз үзенең үтеп булмаслыгы белән үзәкләренә үткән. Хәзер биредә алты урынга аркылы торба салырга кирәк. Ике яктан канаулар да казыйсы бар. Аннан каты ком өслеге түшисе.
-Риманың беренче тапкыр гына грант отуы түгел. Клубка әйберләр алу өчен 180 мең сумлык грант отты. Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, һәйкәл салу өчен дә 100 мең сум акча отуга иреште. Инде менә Киров урамын капиталь төзекләндерү өчен проект эшләп, анысында да җиңеп чыкты. 580 мең сумның аз икәнен дә аңлыйбыз, шуңа да ярдәм сорап, гаилә фермерларына, халыкка мөрәҗәгать иттек. Электән дә бергәләп эшләгән "Сельхозтехника" оешмасына мөрәҗәгать итәргә ниятлибез юл салу буенча, - дип, сөенече белән дә, эш планнары белән дә уртаклашты Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов.
Киров урамында урамында яшәүчеләр белән дә очрашып сөйләштек.
Әлфия Арсланова, пенсионер:
-Шушы урамда 17 ел яшим. Без кайтканда бик пычрак иде бу урам. Әзрәк рәткә керде инде хәзер. Эшкә барганда юл аркылы чыгып та булмый иде. Иганәчеләр, идарә ярдәме белән эшләп бетереп куйсыннар иде.
Лира Нигъмәтуллина, клубта җыештыручы:
-Киров урамында 26 ел яшим. Башта ком салганнар иде. Яз-көз ихатага, базга су тула. Нык интегәбез. Кунакка кайткан балалар урам башында машиналарын калдырып керәләр. Юл аркылы йөрүе бик кыен. Авылыбыз төзекләнә. Өйгә кадәр су килә хәзер. Юл да төзекләнсә, бар әйбер дә җитеш булыр иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев