Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Хәзер фатирны ипотекага 75 елга кадәр алырга мөмкин

Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге төр ипотекаларның башкалардан әллә ни аермасы юк. Айлык түләү түбәнрәк булачак, ләкин ул озак елларга сузылачак, ди белгечләр. КФУ ның финанс бүлеге җитәкчесе, икътисадчы Игорь Кох мондый ипотекаларны гамәлгә кертүнең төп максаты...

Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Әлеге төр ипотекаларның башкалардан әллә ни аермасы юк. Айлык түләү түбәнрәк булачак, ләкин ул озак елларга сузылачак, ди белгечләр.
КФУ ның финанс бүлеге җитәкчесе, икътисадчы Игорь Кох мондый ипотекаларны гамәлгә кертүнең төп максаты кредит алучыларның санын арттыру дигән фикердә. "Шулай ук бу банкирларга потенциаль клиентлар санын да арттырырга ярдәм итәчәк, - ди ул. - Кредит алучы бурычын түләп бетерә алмыйча үлеп киткән очракта мәсьәлә ничек хәл ителәчәк дигән сорау туа. Мондый ситуацияләр шактый еш очрый. Аларны хәл итү, үзләрен чыгымнардан саклау өчен банклар аерым чараларга бара. Беренчедән, бурычка алучының тормышын банк файдасына иминиятләштерү. Клиент үлгән очракта банк үзенең чыгымнарын иминләштерү хисабына каплаячак. Икенчедән, закон буенча милек белән бергә бурычлар да мирас буенча күчә. Клиентның мирас алучылары бар икән, алар торак белән бергә ипотека кердитын да түләргә тиеш була. Әлеге механизнарның берсе дә эшләми икән, банк күчемсез милекне үзенә ала".
Белгечләр мондый төр ипотека кредитлары алыр алдыннан, ныклап уйларга киңәш итә. Чөнки лаеклы ялга чыккан вакытта күпчелек кешеләрнең кереме кими, һәм әҗәтне түләү шактый авырлаша. "Әлеге кредитлар киң таралыш алыр дип уйламыйм. Күп очракта, кредит түләү инде 2-3 елдан соң авырлаша. Банк белән күпъеллык кредит килешүе төзер алдыннан, иң беренче айлык түләүләрнең күләменә игътибар итәргә һәм үз мөмкинлекләреңнән чыгып бәяләргә кирәк. Бурычка алучы үзенең озак вакыт аралыгында әҗәтен түли алачагын аңларга тиеш, - тиеш дип белдерде Игорь Кох.
Озак сроклы кредитлар саклык һәм бик зур җаваплылык таләп итә. Кредитны хәзер түли аласыз икән, бик яхшы. Ләкин киләчәктә матди мөмкинлекләр тискәре якка да үзгәрергә дә мөмкин бит. Гаиләнең финанс торышы аз гына начарланган очракта, кредит бурычы яшәү урынын югалтуга һәм башка күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин."
Озак сроклы ипотека кредитлары алырга теләүчеләргә тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Илле ел эчендә генә дә банктан алынган сумманы 4,5-5 тапкыр арттырып түләргә кирәк булачак.
чыганак: https://intertat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев