Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Игелекле нигез булсын

- Аккүз авылында дәүләт программасы кысаларында сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын кайгыртып төзелгән дүртенче йорт бу. Йортның бөтен уңайлыклары да бар. Миндаһира апа Сабашниковага сәламәтлек белән, балаларының, оныкларының дәүмәтен күреп яшәргә язсын, игелекле нигез булсын. Республика, район җитәкчеләренә, йортны төзегән 6нчы ПМК җәмгыятенә рәхмәтлебез, - диде Аккүз авыл җирлеге башлыгы...

- Аккүз авылында дәүләт программасы кысаларында сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын кайгыртып төзелгән дүртенче йорт бу. Йортның бөтен уңайлыклары да бар. Миндаһира апа Сабашниковага сәламәтлек белән, балаларының, оныкларының дәүмәтен күреп яшәргә язсын, игелекле нигез булсын. Республика, район җитәкчеләренә, йортны төзегән 6нчы ПМК җәмгыятенә рәхмәтлебез, - диде Аккүз авыл җирлеге башлыгы Резеда Әхмәтдинова, җирлек һәм хуҗалык исеменнән йомшак юрган тапшырды яңа нигезне котлап.
Миндаһира Мәгъдәл кызының шатлыгын уртаклашырга авылдашлары, чордашлары күп килгән иде. Һәркайсының теләкләрен дулкынланып тыңлады ул. Йортны төзүче 6нчы ПМК җәмгыяте җитәкчесе Данис Гәрәевкә рәхмәтен сугыш, тыл авырлыкларын кичкән кыю йөрәкле, ир-атларча көчле ихтыяр көченә ия булган хатын-кыз, күп бала анасы буларактыр, мөгаен - кулын кысып, күрешеп белдерде.
- Хөрмәтле аккүзлеләр! Хөрмәтле төзүчеләр! Әлеге программа ун елдан артык эшли. Безнең оешма да программа кысаларында ветераннарыбыз өчен йортлар төзи - монысы 34нче йорт, - диде Данис Фәнис улы. - Йортны кыска арада өлгерттек. Нигезен март аенда салдык, ә сабантуйдан соң йортны күтәрә башлап, бүген бар эшен тәмамлап, файдалануга тапшырабыз. Миндаһира апа гаиләсе үрнәк, бик тәрбияле, тату гаилә икән. Балалары белән киңәшләшеп, бергәләп эшләдек, һәрчак безнең янда булдылар. Нигезе ныклы, тыныч булсын.
Район башлыгы, район Советы исеменнән Миндаһира апаны район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев котлап: "Сугыш еллары кабатланмасын, имин тормышта яшик, ветераннарыбызның торак шартларын яхшырту безнең буын өчен горурлык, аларга хөрмәтебезне дә белдерү," - диде.
Изге җомга көне Аккүз авылында сөенечле вакыйга белән тарихка кереп калды. Авылдашлары Илгиз Шәйхразыев та үзенең моңлы, дини эчтәлектәге җырлары белән Миндаһира апаны сәламләде. Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы мөнәҗәтне күз яшьләрен тыя алмый тыңлап: "Рәхмәт, балам! Бәхетле бул!" - диде тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев