Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек районның Җиңү паркын төзекләндерүдән башланды

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылый. Әлеге изге бәйрәмгә әзерлек районыбызда да башланды.

Бүген "Коммунсервис" оешмасы энергетиклары Актаныштагы Җиңү паркындагы электр челтәрен төзекләндерде. 


Электр утлары баганаларының кайберсе кышкы чордан соң ремонт таләп итә.

Энергетиклар һәр яктырткычны җентекләп күздән кичерде, чыбыкларны алыштырды, фонарьларны төзәтте.

Хәзер кичләрен Актанышның мактанычы булган Җиңү паркы әллә каян балкып,  батырлар истәлеген кадерләвебезне искәртеп  торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев