Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

КОМИССИЯ БӘЯ БИРӘ: Район Сабан туенда иң төзек авыл җирлекләре хөрмәтләнәчәк

Сабан туе иң якты, иң көтеп алган халкыбызның күркәм бәйрәме. Сабан туена дип бүләкләр әзерләнә, күчтәнәчләр хәстәрләнә. Авыл кешесе өй-ихатасын карый, яңарта, буйый, агарта.

         Җирлекләребез нәкъ менә Сабан туе чорын көязләнеп, матурланып каршылый. Сабан туеннан соң инде чибәрлек арткы планга чыга, алда авыл халкын печән өсте, урып-җыю көтә.
          Ел саен нәкъ Сабан туенда районыбызның авыл җирлекләренең иң төзек йорты, иң төзек авылы билгеләнә. Ә район Сабан туенда авыл җирлекләре арасында урыннар чыгарыла. Бүген район хакимияте каршында төзелгән район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге махсус комиссия авыл җирлекләренең Сабан туена әзерлеген карый.  

           Авыл җирлекләренә бәя биргәндә, иң беренче чиратта, авыл капкаларының төзеклеге, матурлыгы, юл буйларында үсеп утырган агачларның (агач полосаларының) буялган булуы искә алына. Авыл урамнарының төзеклеге, үләннәрнең чабылган булуы, хуҗасыз йортларның каралганмы-юкмы икәнлеге күздән кичерелә. Җирлектәге социаль объектлар, зиратларга да бәя бирелә. Ел дәвамында үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы хисап тота, шулай ук дәүләт программаларында катнашу да урынннар чыгарганда төп факторларның берсе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев