Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Мәчетле булдык

Авылыбызда күптән мәчет ачу теләге булса да, хәзергә кадәр җае чыкмый торды. Менә, ниһаять, авыл Советы идарәсе бушап калган иске китапханә бинасын мәчет итеп файдаланырга рөхсәт бирде. Меңнәр авылы халкы, бик шатланып, 20 апрель көнне өмәгә җыелды. Тиз арада бинаны яхшы итеп җыештырып, тирәсен чистартып куйдык. Бу өмәдә бигрәк тә...

Авылыбызда күптән мәчет ачу теләге булса да, хәзергә кадәр җае чыкмый торды. Менә, ниһаять, авыл Советы идарәсе бушап калган иске китапханә бинасын мәчет итеп файдаланырга рөхсәт бирде.
Меңнәр авылы халкы, бик шатланып, 20 апрель көнне өмәгә җыелды. Тиз арада бинаны яхшы итеп җыештырып, тирәсен чистартып куйдык. Бу өмәдә бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Илфар Сәлихҗанов, мәктәп укытучылары, укучылар, клуб хезмәткәрләре һәм авылыбызның уңган эшчәннәре, өлкәннәр булыштылар.
Без аларның барысына да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авылыбызның булачак дин әһеле Рәфил Фәүзиев 22 апрель көнне матур итеп оештырып, азан әйтеп, авыл халкы белән беренче җомга намазын укыдык. Без аңа дәвамлы гыйлем, бу изге эштә уңышлар телибез.
Йә Раббым, илебезгә тынычлык, шифалы яңгыр, мул уңыш, балаларыбызга тәүфыйк, әхлак бир, динебезнең дәвамын насыйп ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев