Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

МӘСӘДЕДӘ СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ ӘЗЕР: Җирлек башлыклары авылның яңа объектын карады

Мәсәде авылында яшьләр азаеп барса да, җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова кул кушырып утыра торганнардан түгел. “Җәен авылыбыз гөрләп тора”, -ди башлык.

          Флүрә Риф кызы федераль дәүләт ярдәме белән спорт мәйданчыклары төзергә мөмкинлек чыгуга әлеге программага катнашу уе белән яна башлый. Җирлек башлыгының фикерен район җитәкчелеге дә хуплый.

         Спорт мәйданчыгын төзүгә акчалар юллауның үз таләпләре- беренчедән, җирлекнең төзелеш өчен башлангыч капиталы- шактый гына акчасы булырга тиеш, икенчедән, проект кирәк. Авыл җирлеге депутатлары белән киңәшкәннән соң, бу мәсьәләнең дә чишелеше табыла. Ике ел дигәндә, документация эше дә, төзелеш үзе дә тормышка аша.

        Бүген Мәсәдедә югары таләпләргә җавап бирә торган мәйданчык әзер. Төнлә яктырту өчен баганалар утыртылган, электр уты җир астыннан сузылган. Корылманы әйләндереп аласы калган. 
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов һәм авыл җирлеге башлыклары да әлеге объект белән танышты. 


 

-    Кечкенә Мәсәде җирлегендә шундый мәйданчык төзелү бик яхшы, эре авылларга да бу программа тәмамланганчы, файдаланып калырга кирәк,- диде район башлыгы Энгель Нәвап улы.
 

                 Авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова коллегаларына 2021 елда 1,5 миллион сумлык грант отуларын әйтте.  Грант акчаларының бер өлешенә Бурсык авылындагы юлны төзекләндерәләр, калганына, бу ел тәмамланганчы, спорт мәйданчыгын 3-Д койма белән әйләндерәчәкләр.


           Мәсәде җирлеге нефтьчеләрдән һәрдаим ярдәм тоеп яши. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә җир маен чыгаручылар авылга булышып тора. 13 миллион сумга биочистарту корылмасы төзеп экологик проблемалардан котылганнар.

Нефтьчеләр авылдагы мәдәният йортын төзекләндерүне дә үз өстенә алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев