Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Һөнәри бәйрәмегез белән, төзүчеләр!

Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сез районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең хезмәтегездән башка тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Элек тә, хәзер дә, киләчәктә дә төзүче һөнәре иң соралган, иң кирәкле һәм иң абруйлы белгечлекләрнең берсе булып саналды һәм саналачак. Гамәлдәге дәүләт программалары бүген төзелеш оешмаларына даими...

Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сез районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең хезмәтегездән башка тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Элек тә, хәзер дә, киләчәктә дә төзүче һөнәре иң соралган, иң кирәкле һәм иң абруйлы белгечлекләрнең берсе булып саналды һәм саналачак.
Гамәлдәге дәүләт программалары бүген төзелеш оешмаларына даими эш белән мәшгуль булырга, бер-берсе белән ярыша-ярыша эшләргә мөмкинлекләр ача. Районыбызда гына да сезнең куллар белән күпме торак йорт төзелеп, кешеләргә чиксез шатлыклар алып килүен
дәвам итә, заманча җиһазландырылган социаль объектлар сафка баса. Яңа биналар төзү белән генә чикләнмичә, искеләрен яңарту буенча да күләмле эш башкарасыз. Сезнең алтын кулларыгыз гади төзелеш материалларыннан могҗизалар тудыра. Авылларыбызда юллар, күперләр төзекләндерелә, бу яшәешебездәге җитди проблемаларның чишелешенә китерә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев