Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Су буенда очрашырбыз әле – яңа паркта!

- Актаныш үзенең табигате, тормышның кадерен белеп яшәүче кешеләре, төзеклеге белән сокландырды. Сезнең белән аралашуыбызга, хезмәттәшлек итүебезгә шатбыз. Эшлекле тәкъдимнәрегездән яңа идеяләр туды, - диде ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман узган атна чәршәмбесендә архитекторлар командасы һәм актанышлылар белән бергә проектлау буенча семинар үткәргәннән соң. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә балалар, өлкәннәр, оешма-предприятие...

- Актаныш үзенең табигате, тормышның кадерен белеп яшәүче кешеләре, төзеклеге белән сокландырды. Сезнең белән аралашуыбызга, хезмәттәшлек итүебезгә шатбыз. Эшлекле тәкъдимнәрегездән яңа идеяләр туды, - диде ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман узган атна чәршәмбесендә архитекторлар командасы һәм актанышлылар белән бергә проектлау буенча семинар үткәргәннән соң.
"Яшьлек" мәдәни үзәгендә балалар, өлкәннәр, оешма-предприятие җитәкчеләре, башкарма комитетның бүлек мөдирләре, хакимият вәкилләре район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә өч сәгать дәвамында Актаныш авылы буасының эскиз проектын камилләштерүдә катнашты. Әлеге проект Актаныш буасын төзекләндереп, аны актанышлыларның ял итү урынына әйләндерү, уңайлыклар тудыру буенча республикада сусаклагычлар елы уңаеннан булдырылган программа нигезендә башкарыла.
Буаның Актаныш авылы уртасында урнашуы, әйләнә-тирәсе, буа аша салынган күпер, үзенчәлекле ял итү урыны буларак, республикада санаулы проектлар арасыннан сайлап алынды, безнең игътибарны җәлеп итте. Халык өчен ял итү урыны итеп эшләү: балалар мәйданчыклары, концертлар оештыру өчен сәхнә, спорт сөючеләр өчен тренажерлар булдыру, көймәдә йөзү, балык тоту урыннарын уңайлы эшләү, фонтан кую - һәммәсе өчен дә мөмкинлек, уңайлык тудыру ягыннан безнең өчен катлаулы да, кызыклы да проект булды, - диде Наталья Львовна.
Эскиз проектларны тикшерү буенча республика районнарында семинарлар үткәрү өчен "8 нче проект группасы" вологодск архитектура бюросына нигез салучы Надежда Снигирева һәм Дмитрий Смирнов Татарстанга чакырылган. Алар Россиядә уникаль проект буларак, җирлектә яшәүчеләрнең проект эшләүдә катнашуларын тәкъдим иткәннәр. Актанышта да шул тәртиптә эш барды. Башта алар буаның бүгенге көндә ничек файдаланылуын белештеләр, аннан нинди проблемалар булуын ачыкладылар, соңыннан буаның безнең өчен әһәмиятен аңларга теләделәр. Һәммәсен дә ачыклагач, автор Александра Плотникова проектның эскизын тәкъдим итте. Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, без, командаларга бүленеп, проектка төзәтмәләр керттек - монысы, "дизайн -уен", дип атала икән. Һәр командага эскиз проект бирелде, шартлы билгеләр ярдәмендә без проектта үзебез килешмәгән урыннарга төзәтмәләр керттек. Уңайлы мохит, машина кую урыннары, чисталыкны тәэмин итүдә башкарыласы эшләр, Актаныш символикасын һәм милли орнаментлар булдырудагы тәкъдимнәрен һәр команда да дәлилләр һәм мисаллар ярдәмендә яклады.
-Бүгенге җәмгыятьтә шәһәр, авыл халкы - төп яшәүчеләр буларак, җирлекнең үсешен, төзелешләрне проектлаганда үз фикерләрен белдерә, проект эшләрендә тәкъдимнәре белән катнаша алмыйлар. Проектның идеясе - җирлек тормышында авыл, шәһәр кешесенең актив катнашуы, шулай ук проект эшләрендә дә. Шул рәвешле шәһәр төзелеше тарихына үзгәрешләр кертеп, кеше факторына, традицияләргә, рухи кыйммәтләргә өстенлек бирәбез. Халык өчен дигән фикерне, халык белән бергә, дип үзгәртәбез. Бу уңайдан, Татарстан безнең проектны хуплап кабул итте. Татарстан үрнәген башка регионнарга да тәкъдим итәчәкбез, - диделәр Надежда Снигирева һәм Дмитрий Смирнов.
- Безгә проект ошады, Наталья Львовна безне хуплады, идеябез Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич тарафыннан да яклау тапты. Бүген бергәләп яшьләр, өлкәннәр, төрле һөнәр ияләре - юристлар, төзүчеләр, укытучылар эскиз проектка карата фикерләрен әйтте. Эшлекле тәкъдимнәр, Актаныш үзенчәлеген чагылдыручы идеяләр хупланды. Без инде буадагы паркның сыйфатлы эшләнүенә ышанычыбызны белдерәбез. Ачылу тантанасына чакырып калабыз. Июль аенда без су буе ял паркын Әлфия Афзалова исемендәге фестиваль белән ачарбыз дип планлаштырдык, - дип, район башлыгы Фаил Камаев Наталья Фишман җитәкчелегендә Актанышта эшлекле сәфәрдә булучы яшьләргә дә, командаларга бүленеп, эшлекле тәкъдимнәр кертүче актанышлыларга да рәхмәтен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев