Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзелешнең һәр көне китерә яңарыш

Быелның яртысы төгәлләнде. Районда барган төзелешләрне күздән кичереп чыгарга, азмы-күпме нәтиҗә ясарга вакыт, димәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповның ярдәме белән без дә төзелешләр буйлап сәяхәт кылдык. Сәяхәтләр юллардан башлана - Быел Күҗәкә юлы файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 105 млн сумнан артыграк тәшкил итте. Хәзер...

Быелның яртысы төгәлләнде. Районда барган төзелешләрне күздән кичереп чыгарга, азмы-күпме нәтиҗә ясарга вакыт, димәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповның ярдәме белән без дә төзелешләр буйлап сәяхәт кылдык.
Сәяхәтләр юллардан башлана
- Быел Күҗәкә юлы файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 105 млн сумнан артыграк тәшкил итте. Хәзер Бурсык юлын асфальтлау башланды. Тат.Суыксу-Карт борылышында юл төзүгә керештеләр. Юлларда ремонт эшләре бара. Зөбәер-Пучы юлы төзекләндерелә.
Районда ике күпер салына: Яңа Әлем-Иске Әлем, Иске Кормаш-Иске Балтач авылларын тоташтыручы ныгытмалар киләсе елда файдалануга тапшырылып, юл йөрүчеләргә зур бүләк булыр дип ышанабыз. Юлларны "Татавтодор" ААҖ төзесә, күперләрне Чаллының "СтройСервис" ҖЧҖ эшчеләре ныгыта.
Иске йортларны яңарталар
- Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү кайчан төгәлләнә?
- Күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча федераль программа эшләп килә. Аның нигезендә безнең районда быел 4 күпфатирлы йорт планга кертелде. Бакча урамындагы 3нче, Тынычлык проспектының 21, 23 нче йортлары шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак. Бакча урамындагы 4 нче йортта да төзекләндерү эшләре тиздән - июль азакларына төгәлләнер дип уйлыйбыз. Барысы 9 млн сумнан артыграк төзелеш эшләре башкарыла.
- Җәй көне кышкы суыклар үзен оныттырып торса да, җылылык турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. Бездә дә шулаймы?
- Хәзерге вакытта җылылык системасын үзгәртү чаралары күрелә. Актанышның РТС бистәсендә, 57 нче бистәдә, Комбинат урамнарында су челтәрләре алмаштырыла. Бакча урамындагы 3-4 нче йортларда ике контурлы котеллар урнаштырылды. Ул махсус программа кысаларында көйләнеп, җылылык системасын яңартуда олы яңалык булып тора. Ягъни җылылык системасыннан, кайнар су системасыннан һәрбер кеше үзе теләгәнчә файдалана алачак, дигән сүз. Һәрбер фатирда аларны үзең теләгән вакытта кушарга, теләгән вакытта аерып куярга мөмкинлек тудырылды, шулай ук хисаплагычлар урнаштырылды. Алар үзәкләштерелгән җылылык системасыннан аерылачак.
ФАП, мәктәп, клуб
- Авыллардагы медицина, мәгариф, мәдәният объектларының хәле яхшырамы?
- Татарстан Республикасында "Халыкка беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы гамәлгә керде. Ул модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзүгә, иске медпунктларны капиталь төзекләндерүгә булыша. Аларны мәктәп, мәдәният учаклары биналарына күчереп, күпфункцияле үзәкләр төзү дә каралган.
Быел Югары Яхшыйда модульле ФАП ачылды. 8 ФАПка (Иске Кадермәт, Зөбәер, Түбән Уръяды, Мәсәде, Табанлыкүл, Колын, Киров, Әгъбәс авылларында) капиталь төзекләндерү үткәрелде. Шәриптә модульле ФАП, Усыда күпфункцияле үзәк төзеләчәк. Бүгенге көндә Такталачык табиблык амбулаториясендә капиталь төзекләндерү бара, бу эшне Актаныш инженерлык челтәре оешмасы башкара.
Һәрбер ФАПны төзекләндерүгә 100әр мең сум акча каралган. Быел 800 мең сумлык эш башкарылды. Табиблык амбулаториясенә 2 млн. сум акча каралды. Әлеге программа киләсе елда да дәвам итәчәк.
Мәктәпләрне ремонтлау программасы да бар. Мари Суыксу мәктәбендә 16 млн. 600 мең сумлык эш бүген-иртәгә төгәлләнергә тора. Аны "Теплолюкс+" ҖЧҖ башкара. Актанышның 2 нче мәктәбен "4нче ПМК" ҖЧҖ капиталь төзекләндерә. Анысын август урталарында тапшыру бурыч итеп куелды. Бу ремонтка 19 млн. 900 мең сум акча каралды.
Клублар программасы да, мәктәпләрнеке шикелле үк, икенче елын эшли. Быел "4нче ПМК" оешмасы Усы авылында 300 урынга исәпләнгән клуб төзи. Бу бинада ФАП, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы да урнашачак. Җәмәгать үзәге итеп кулланылышка тапшырырбыз, дибез. Киләсе ел планына Түке клубын кертү күздә тотыла.
Эсседә иң еш кулланыла торган сүз
- Халыкны су белән тәэмин итү генә һаман да проблема булып кала. Җәй җитүгә күпме кешене хафага калдыра ул. Су проблема булудан туктармы икән?
- Су мәсьәләләрен хәл итү өчен дә махсус программа булдырылды. 2011 елда гамәлгә кергән әлеге "Чиста су" программасы буенча ел саен районыбызга 10 миллион сум акча республика тарафыннан бирелә. Быел 12 нче бистәгә шуның нигезендә су кертелде. 8 километрдан артык су трассасы сузылды. Киләсе ел программасына йөз тотып, Яңа Әлем авылы урамына су кертү эшләре башланды. Анда "9нчы ПМК" оешмасы эшли. Бу авылда бүген 4 скважина казыла.
Ветераннар, инвалидлар өчен
- Өлкән буын кешеләренең, ярдәмгә мохтаҗларның яшәү шартлары ничек яхшыртыла?
- Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы нигезендә Актанышның Нөркә бистәсендә Җиңүнең 65 еллыгы һәм ветераннар урамнары барлыкка килде. "Ремстройдом", "Радуга", 4 нче ПМК, Актаныш инженерлык челтәре, "Газстройсервис", "Алмаз" оешмалары тарафыннан 30 дан артык өй төзелеп, аларның ачкычлары сугыш ветераннарына яки тол калган хатыннарына тапшырылды. Август аенда монда тагын 7 йорт тапшырылырга тиеш.
2012 елда "Доступная среда" программасы буенча Актанышның 1 нче мәктәбендә "Газстройсервис" җәмгыяте тарафыннан 2 млн..200 мең сумнан артыграк эш башкарылды. Юбилей урамының 110 нчы, Ленин проспектының 37 нче йортларында инвалидлар өчен баскычларда җайланмалар эшләнде. Программа быел да, киләсе елда да дәвам итәр дип исәплибез. 17дән артык социаль объектны планга кертергә тәкъдим иттек.
Ал тасмаларга заказлар бирелгән
Быел нинди зур корылмалар файдалануга тапшырылачак?
- Универсал спорт залы быел тапшырылырга тиешле иң зур төзелеш объекты булып санала. Октябрь урталарына ишекләрен ачар дип планлаштырабыз. Республикадан аңа программа нигезендә 151 млн. сум акча бирелә. Ике катлы, мәйданы 2957 кв.метр булган бинаның төзелеше әле дәвам итә. Казанның "Фортэкс" төзелеш компаниясе төзүчеләре сафка бастырган мондый корылмалар республиканың Теләче, Биектау районнарында ачылган. Монда манеж, җиңел атлетика, футбол, баскетбол, волейбол, тренажер заллары булачак.
Ә районның эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы тагын да иртәрәк - август аенда ук төзелеп бетеп, әлеге коллективка тапшырылачак. Бу чараларга республикадан мәртәбәле кунакларның да килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев