Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзелештә

5 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм...

5 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча) төзү һәм файдалануга тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Хезмәт урыннарында иминлекне тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төзелеш оешмаларының барысы да эш урыннарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә һәм төзелеш мәйданчыкларында чисталык тәэмин ителешенә тиешле игътибар бирми. Үтеп йөрү юлларына, шул исәптән подъезд баскычлары турысына әйбер өелү, территорияләрдә төзелеш чүп-чары, тимер-томыр чәчелеп яту күзәтелә. Хезмәткәрләрнең махсус өс һәм аяк киемнәре, саклык каскалары, башка төр саклык чаралары юк, тиешле урыннар киртәләп алынмаган. Төзелештә шундый хилафлыклар буенча, ел башыннан бирле, 184 карар чыгарылып, 5 млн. 887 мең сумлык штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев