Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Йорт салуның ние бар...

Йорт салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы... Өр-яңа өй җиткерүнең, чынлап та, артык авырлыгы юк, бик тырышканда, бер ай эчендә менә дигән хан сарае да салып куеп була хәзерге заманда. Рәхәтләнеп чутлар һәм түләр чамаң гына булсын! Монысы исә иң авыры. Шуңа да бик күпләр бүген дәүләт ипотека программаларына...

Йорт салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы... Өр-яңа өй җиткерүнең, чынлап та, артык авырлыгы юк, бик тырышканда, бер ай эчендә менә дигән хан сарае да салып куеп була хәзерге заманда. Рәхәтләнеп чутлар һәм түләр чамаң гына булсын!
Монысы исә иң авыры. Шуңа да бик күпләр бүген дәүләт ипотека программаларына мөрәҗәгать итә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча вәкиле Сиринә Шәехова белән әңгәмәбез нәкъ шул программалар хакында.
- Бюджет тармагында эшләүчеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып гамәлгә ашырылучы "Социаль ипотека" программасы инде дистә елдан артык гамәлдә. Бу вакыт эчендә ул күпмедер үзгәрешләр, яңалыклар кичергәндер?
- "Социаль ипотека" программасы безнең Татарстан Республикасында 2005 елдан эшләп килә. Программада катнашырга теләк белдерүчеләрне исәпкә куйганда, төп шарт булып, аларның республикада даими яшәү урынында теркәлгән булулары һәм бу гаиләдә кеше башына торак мәйданы 18 квадрат метрдан ким булуы шарт. Гаризалар һәм документлар Актаныш районы торак комиссиясе тарафыннан 30 календарь көн, Дәүләт торак фонды тарафыннан 20 көн - барысы 50 көн эчендә карала.
Гариза тапшыручы белән Дәүләт торак фонды арасында килешү төзелгәч, кешегә шәхси исәп номеры, код, пароль бирелә. Алар аша граждан үз исәбенә ай саен 3100 сумнан да ким булмаган күләмдә кертем кертергә тиеш (элек бу сумма 2500 сум, соңрак 2700 сум иде), әлеге акчалар алачак шәхси фатир өчен мая туплый тору була. Әгәр "Социаль ипотека" программасына исәпкә баскан граждан 3 ай дәвамында килешү шартларын үтәми икән, Дәүләт торак фонды аның белән килешүне өзәргә хокуклы. Бу очракта гражданнарның моңарчы керткән кертемнәре үзләренә кире кайтарыла. Шулай ук, үз теләге белән программадан чыгарга теләгәннәр дә кертемнәре өчен тыныч була алалар - акчалары аларның үзләренә тапшырыла. Әмма, килешү өзелгәннән соң 5 ел үтмичә торып, граждан бу программада кабат катнаша алмый. Ягъни, күпмедер вакыттан соң, кире уйлап, гариза биргән гражданнар өчен "Социаль ипотека" программасының ишекләре нәкъ 5 елга ябыла дигән сүз.
- Хәзер халык электрон хезмәт күрсәтүгә өйрәнеп килә бит инде. Программада исәптә торучылар үзләренең кертемнәре, чират барышы һ.б. үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны нинди интернет-сайттан карый ала?
- Айлык кертемнәр, барлык тупланган сумма күләме, фатир сайлау турындагы барлык мәгълүмат Дәүләт торак фонды Кооперативы электрон интернет-сайтында (адресы www.kooperativrt.ru) урын ала. Аның белән танышу өчен программада исәптә торучы граждан үзенең уникаль коды белән (код Дәүләт торак фонды белән төзелгән килешүнең 3.5.1. пунктында күрсәтелә) кереп, таныша, шуннан ук үзенә фатир сайлый ала. Фатир сайлау бәйгесендә катнашу өчен, программада исәптә торучы гражданның шәхси исәбендә алырга теләгән торак бәясенең 10% күләмендә акчасы тупланган булу зарур.
- Ипотека программалары, нигездә, яшьләрне, яшь гаиләләрне күздә тотып төзелгән. Димәк, кредит түләгән чорда гаилә ишәйсә, бәби алып кайтсалар, ташламалар да бар дигән сүз.
- Әлбәттә, ана капиталы белән ипотека кредитының бер өлешен капларга мөмкин. Шулай ук, программага исәпкә басканнан соң гаиләдә туган һәр балага 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә - ул акча кулга бирелми, ә бәлки түлисе кредит исәбеннән чигерелә. Бу вакытта, гариза бирүче яңа туган баланың нотариуста расланган туу турында таныклыгын, бала пропискага кертелгән өй кенәгәсенең кәгазен, ИНН документларын алып килеп күрсәтергә һәм гариза язарга тиеш.
- Социаль ипотека программасы аша үзләренә фатир, йорт алырга теләүчеләр өчен торак нинди бәядән исәпләнә?
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быелның 14 маенда кабул ителгән 321 санлы карары нигезендә, Татарстан буенча әлеге сан бүген 27 мең сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта "АПК" һәм "Авылда яшәүче гражданнар өчен" программаларында ул 18 мең сумнан исәпләнә.
- Соңгы 1-2 елда гына гамәлгә кергән тагын бер ипотека программасы - "Авыл өчен кредит" программасы хакында да мәгълүмат бирсәгез иде.
- "Авыл өчен кредит" программасы Татарстанда иң беренчеләрдән булып безнең -Актаныш һәм Саба районнарында кулланышка керде. Быелдан ул инде башка районнарда да гамәлдә. Яшь гаиләләр әлеге программа нигезендә 600 мең сум күләмгә кадәр 7 процентлы кредитлардан файдалана ала. Бу программа белән 2012 елда - 30, 2013 елда 50 гаилә торак хәлен яхшыртты.
- Әлеге программага исәпкә басу өчен нинди шартлар үтәлү тиеш?
- Иң элек шунысын аңлатып китү кирәк - бу программа йорт салырга җыенучылар өчен түгел, ә төзелешне инде тәмамлау алдында торган кешеләрне күздә тотып төзелгән. Монда катнашу өчен яңа йортның 70% төзелеп беткән булуы зарур. Программа килешүе нигезендә, акчалар күчкәннән соң, ярты ел эчендә йортны тапшыра алмаган очракта, кредиттан файдаланучыларга 7% урынына 14% кредит түләргә туры киләчәк.Узган ел төзелеш учагы булган йортта идән-түшәм такталары, тәрәзәләре булмаса, димәк, аңа ярдәм дә тизрәк һәм күбрәк кирәк, дигән принциптан чыгып эшләнә иде. Быелдан инде дәүләт ярдәме реаль булырга, ягъни, программадан файдаланучылар бирелгән 600 мең сум белән бар эшләрен тәмамлап, ярты ел эчендә йортның документларын тапшырырга тиеш дигән күзлектән эшли башладылар. Димәк, төзелүче йортның фотоларын китергәндә, без аның шушы вакыт эчендә тапшырылачагына ышанырга тиешбез, дигән сүз. Быел кергән тагын бер үзгәреш - кредитның башта беренче ярты суммасы кайта, аннан безгә шул суммага алынган төзелеш материалларының чеклары яисә башкарылган хезмәт өчен документлар китереп бирәләр. Шуннан соң гына акчасының калган икенче өлеше күчә.
Ә программаның отышлы ягы - кешеләрнең эш урыннары бюджет өлкәсенә каравы мәҗбүри түгел. Шуңа күрә дә бу программада катнашырга теләүчеләр районыбызда бик күп. "Авыл өчен кредит" "Социаль ипотека" программасының бер тармагы булып тора, димәк, алда телгә алынган гаилә ишәйгән очракта кредитның күләме кимү турындагы сүзләр аңа да кагыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев