Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

"Татавтодор" Актаныш юлларын төзекләндерә

“Татавтодор” җәмгыяте, гадәттәгечә, һава торышы җылытуга чокырларны ремонтлау эшен башлап җибәрде.

         Бүген “Татавтодор”ның төзелеш-монтаж эшләре мастеры Илнур Хәлилов җитәкчелегендәге бригада Актаныш-Бүләк авыллары арасындагы участокта, төгәлрәк әйткәндә,  Чалманарат авылы янындагы юлның чокырларын ямау белән мәшгуль. Биредә өченче көн кызу эш кайный.  

 

-Бу юллардагы асфальт искергән, шулай ук автомобиль хәрәкәте дә 2000 еллар белән чагыштырганда күпкә артты. Юлларда чокыр-чакырлар барлыкка килү табигый,- ди тәҗрибәле мастер. 


             Чокырларны төзекләндерүнең үз тәртибе: башта чокырның тирә-ягы шакмаклап киселә, тузаны, пычрагы өрдереп чистартыла. Кайнар асфальтны махсус бункерларда Чаллы шәһәреннән алып киләләр. Асфальт-бетон озак торсынга, чокырга бетон эмульсиясе салына. Асфальт салган урынны тырмалап, көрәк белән тигезлиләр. Тагын бер тапкыр катоклап, ныгытып куялар. 
           Юл төзүчеләргә районда эш фронты зур: иң мөһиме- төзекләндерелгәннән соң сыйфат ягы оешманың дәрәҗәсен төшермәсен. 

Юлай Низаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев