Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Ахунда ветеран йорты тапшырылды

Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында Ахун авылында яшәүче Нәсимә апа Адиевага да яңа йорт салынды. Сабантуй бәйрәме алдыннан әлеге йортны куллануга тапшыру тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Бу программа эшли башлаган вакытта безнең районда 450 сугыш ветераны һәм...

Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында Ахун авылында яшәүче Нәсимә апа Адиевага да яңа йорт салынды. Сабантуй бәйрәме алдыннан әлеге йортны куллануга тапшыру тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Бу программа эшли башлаган вакытта безнең районда 450 сугыш ветераны һәм аларның тол калган хатыннары торакларын яхшыртуга мохтаҗ булса, бүгенге көнгә шуларның 415е фатирлы яки йортлы булган. Әле йортлар салу дәвам итә.
Нәсимә апа Адиеваның тормыш иптәше Хәмит абый Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан ветеран гомер буе хуҗалыкта бригадир, ферма мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
- Шушы сөенечле көнне генә күрә алмады картым. Инде үлгәненә дә уналтынчы ел китте. Бик сөенгән булыр иде, - ди Нәсимә апа.
Үзенең дә балачагы рәхәтлектә үтмәгән аның. Күрше Башкортостан республикасының Торачы авылында туган ул. Колхозлашу елларында әтиләре авырып вафат була. Әниләре бер ялгызы дүрт баланы карап үстерә. Олы абыйлары Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала.
- 12 яшемнән эшли башладым. Урак урдым. Ат белән заготзернога икмәк ташыдым. Олыраклар пар ат җигеп бирәләр иде. Күрмәгәннәр калмады инде. Гомер буе эшләдем. Бүген үзем генә яшим. Ярый әле туганнарым бар, - дип сөенә Нәсимә апа.
Әлеге йортны төзегән вакытта да алар бик нык булыша. "Район үзәгендә берүзең
нишлисең, өеңне авылда, үз ихатаңа салдырабыз", - ди алар. Фундаментын узган ел ук салып куйганнар. Быел исә 20 апрель көнне Данис Гәрәев җитәкчелегендәге ПМК-6 оешмасы төзүчеләре эшкә керешә. Ай ярым эчендә бөтен уңай-
лыклары булган йорт сафка баса.
- Тагын бер өлкән кешене сөендерә алуыбызга шатбыз, - диде муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. - Шунысы да куанычлы: авылда тагын бер йорт артты. Димәк, биредә тормыш дәвам итә дигән сүз. Шушы йортыгызда исән-сау булып, хәвеф-хәтәрләр күрмичә яшәргә язсын.
- Без бүген шушы программа кысаларында үзебезнең оешма тарафыннан төзелгән 31нче йортны куллануга тапшырабыз. Нәсимә апаның йортын төзегән вакытта бернинди дә кыен-
лыклар, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмады. Барлык туганнары бердәй тырыштылар, булыштылар. Төзүчеләребез тарафыннан да өзеклекләр килеп чыкмады, барысына да рәхмәт, - диде Данис Гәрәев һәм берничә төзүчесен хөрмәтләп тә узды.
- Мондый йорт төзеп бирерләр дип башыма да китермәгән идем, җитәкчеләрнең барысына да зур рәхмәтемне әйтәм. Эшләгән эшләрегезнең файдасын күрегез, изгелекләрегез үзегезгә кайтсын, - дип изге теләкләрен тели-тели яңа йортының ишекген ачып керде Нәсимә апа.
Матур, якты, бөтен уңайлыклары булган әлеге өйдә тыныч күңел белән озак яшәргә язсын әле аңа.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев