Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Айлар буе ябылган түбәләр ике-өч минутта җиргә очкан

Көн аяз, машина тәрәзәсеннән эссе һава бөркелеп керә иде. Түке авыл җирлегенә аяк басып, ярты сәгать тә узмагандыр, күк йөзен кара-кучкыл болыт сарып алды. Бераздан җиргә кадәр сузылып төшкән яшеннәре белән, яңгыр коярга креште. Көчле яңгыр җилендә машинабыз тәрәзәсеннән берни күренми. Ә Түке, Зөбәер авыллары халкы бу яңгырга ни сөенергә,...

Көн аяз, машина тәрәзәсеннән эссе һава бөркелеп керә иде. Түке авыл җирлегенә аяк басып, ярты сәгать тә узмагандыр, күк йөзен кара-кучкыл болыт сарып алды. Бераздан җиргә кадәр сузылып төшкән яшеннәре белән, яңгыр коярга креште. Көчле яңгыр җилендә машинабыз тәрәзәсеннән берни күренми. Ә Түке, Зөбәер авыллары халкы бу яңгырга ни сөенергә, ни көенергә белми. Бары тик: "Тагын афәте белән килә күрмәсен", - дип кенә тели.
Озакка сузылган корылыктан соң, июньнең соңгы атнасында яуган көчле яңгырлар районыбыздагы нәкъ менә шушы ике авыл өстендә көчле гарасат кубара. Йорт түбәләре җимерелә, биналарның стеналары ишелә, агачлар авып, электр линияләренә зыян сала. Давыл кыска гына вакыт эчендә авылдагы кайбер социаль объектларны, йорт каралты-кураларын танымаслык хәлгә китереп туздырып ташлый. Нәкъ бер ай узуга тагын килә давыл, монысының зыяны зур булмаса да, түбәләрне генә җимерерлек көчен күрсәтеп калырга барыбер өлгерә.
- Күҗәкә яклап килеп чыкты ул өермә. Зөбәер авылы мәдәният йорты түбәсендәге алты калайны кубарып алып, чәчәклек өстенә өеп куйган иде, - дип искә төшерде әлеге мәхшәрдән соңгы күренешне мәдәният йорты хезмәткәре Ленар Габидинов. - Клубның эченә су үтте. Яңгыр туктаганчы килеп, музыкаль аппаратураларны ышыкка урнаштырып куя алдык. Районнан ярдәм иттеләр: калайлар һәм такталар бирделәр. Түбәсен яба башлаган идек, кичә давыллап килгән яңгыр күз алдыбызда өч калайны җиргә очырды. Монысында эчке якка зыяны күбрәк булды, асылма түшәмнәрне җебетеп төшерде.
Ленарга да, Түке авылы мәдәният йорты директоры Фанзур Гайнетдинов һәм режиссер Мәсхәп Галиевкә дә бу көннәрдә мәдәни чараларны чикләп торырга туры килә. Чөнки алар үзләренең мәдәният хезмәткәрләре булуларын онытып, кулларындагы музыка уен коралларын эш коралларына алыштырып, түбә ябу белән мәшгульләр.
Зөбәернең мәктәп бинасы да зыян күрә бу көнне. Җимерекләрне ремонтлау эшләре әле дә дәвам итә иде. Инде шактый өлеше ныгытылган булса да, мәктәп директоры Рәфидә Зәйнуллина сөйләгәннәрдәге галәмәт хәлләрне күзаллау кыен түгел:
- 26 июнь көнне безнең Зөбәер һәм Түке авыллары җирлегендә җил-давыл булып, аннары бик көчле яңгыр яуды. Безнең мәктәпнең спортзал һәм актлар залы өлешенең түбәләрен бакчага алып ыргытты. Купкан калайлар тәгәрәп барып, үсентеләргә зарар китерде. Бик күп алмагачларның ботаклары сынып беткән иде. Гарасаттан күргән җимерекләрне бетерүдә Альберт Галиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы ярдәмгә килде. Түбәләрне яптылар, бүген-иртәгә эш төгәлләнергә тора.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 31 июль, 2013 58 (9804) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев