Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме: күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, -дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме: күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, -дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә. - Бу мәктәпләрне, ФАПларны капиталь ремонтлау, "Чиста су", ике контурлы котеллар кую программаларына да кагыла". Рөстәм Миңнеханов сулдан кергән схемалар булмасын һәм подрядчылар билгеләү өчен конкурс үткәрү бурычын куйды. "Нигездә, без объектларны беләбез. Аларга документлар әзерләргә һәм әзерлек эшләре алып барырга кирәк", - диде ТР Президенты. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин агымдагы ел программасының барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Татарстанда агымдагы ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 828 ендә капремонт төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясендә 36 районда 439 йортны кабул итү акты имзаланган. Министр белдергәнчә, 14 сентябрь мәгълүматларына караганда, 4 млрд. 263,03 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган, бу 97,85 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев