Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Тузган торактан күчерү

Тузган торактан күчерү программасы аша 43 гаилә торак шартларын яхшыртыр дип көтелә. Алар өчен Киров, Иске Богады, Иске Сәфәр авылларында өр-яңа йортлар төзелә. Кировта шушы максаттан файдалануга тапшырылачак ике йортның эчке эшләрен генә төгәллисе калып килә. Түбәләре ябылып, ишек-тәрәзәләре куелган инде. Барлык төр критерийлар буенча да диярлек районда алдынгы урында...

Тузган торактан күчерү программасы аша 43 гаилә торак шартларын яхшыртыр дип көтелә. Алар өчен Киров, Иске Богады, Иске Сәфәр авылларында өр-яңа йортлар төзелә. Кировта шушы максаттан файдалануга тапшырылачак ике йортның эчке эшләрен генә төгәллисе калып килә. Түбәләре ябылып, ишек-тәрәзәләре куелган инде.
Барлык төр критерийлар буенча да диярлек районда алдынгы урында баручы Киров авылы җирлеге өчен 2015 ел үзенчәлекле ел булырга охшаган. Монда берсеннән-берсе матур яңа йортлар төзелә. Тузган торактан күчү программасында катнашачак 15 гаиләне сыендырачак алар. Равил Ярмиев җитәкләгән "Газстройсервис" һәм Альберт Галимов җитәкчелегендәге "Ремстройсервис" оешмалары сафка бастырган әлеге йортларның берсе 1 гаиләне, икенчесе 2 гаиләне кабул итәчәк. Тагын икешәр гаилә өчен исәпләнгән 2 йортның нигезе салынган. Шулай ук, берсенең стеналары өелгән, бу көннәрдә түбәсе ябыла.
- 2015 елда программага кергән барлык Киров авылы кешеләре дә бернинди каршылыкларсыз яңа өйләргә күчеп яши башларлар, бу шатлыкны быел күрербез, дип ышанабыз, - диде Киров авылы җирлеге башлыгы Айваз Гафуров.
Авария хәлендәге тораклардан күчерү республика программасының безнең районда эшли башлавына икенче ел китте. Шушы программа нигезендә нинди эшләр планлаштырыла? Әлеге сорауны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповка юлладык.
- Авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы аша 2 мең 68 квадрат метр тузган мәйданны яңага алыштыру өчен 2014-2015 елларга безнең районга 22 миллион 794 мең сум акча каралды. Яңа елга кадәр Актаныш һәм Актанышбаш авылларындагы 5 гаилә тораклы булды. Калган гаиләләр өчен йортлар Киров, Иске Богады һәм Иске Сәфәр авылларында төзеләчәк. Аларда барлыгы 1 мең 100 квадрат метрдан артык мәйданы булган 13 йорт төзү планлаштырылды. Яртысыннан күбрәгендә эшләр башланды. Быел көзгә хәтле барысын да төзеп тапшырырга дигән бурыч куелды. "Газстройсервис", "Ремстройдом" оешмаларыннан тыш, "Стройком", 6 нчы ПМК җәмгыятьләре дә төзелеш эшләрен башлап җибәрделәр.
- Районда тагын нинди социаль программалар буенча төзелешләр алып барыла?
- Районда 20дән артык социаль программа буенча төзү-ремонтлау эшләренә планнар җиткерелде. Бөтенесенә 200 миллион сумга якын акча каралган.
Теләкәй, Байсар, Сәфәр һәм Пучы
мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башкарыла. Бу эшләр өчен 53 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән. 10 авылда ФАПлар ремонтлана. Чөгәнә авылында блок-модульле ФАП урнаштырылды. Шулай ук, Татар Суыксуы авылында ветеринар пункт җыелып бетеп килә. Быелга планлаштырылган төзелешләрдән Актанышта 2нче мәктәп ишегалдында (Юбилей урамында), Такталачык авылында (Мәктәп урамында) спорт мәйданчыклары булдыру да социаль дәүләт программалары аша каралган. Нөркә бистәсендә балалар бакчасы төзелә. Әтәс мәктәбе бинасында балалар бакчасы урнаштыруга 4 миллион сумнан артык акча бүленгән. Иске Кормашта мәдәният йортын ремонтлауга да шул кадәр чыгымнар тотылыр дип фаразлана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев