Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

79 йортта яшәүче Венера Әхмәтова: Безне искә алучы да юк

“Актаныш таңнары” газетасы редакциясенә күптәнге укучыбыз Венера Әхмәтова шалтыратты. - Күрше-тирә йортларның ишек алларын төзекләндерәләр. Безнең 79 йортны искә алучы да юк. Карап китегез әле,- дип, журналистларга мөрәҗәгать итте өлкән яшьтәге апа.

Чыннан да Ленин урамы 79 йорт тирәсе техника тавышыннан гөрләп тора,

ишек алдына асфальт юл салалалар, балалар мәйданчыгы урнаштырганнар.


-    Безнең йортка районда беренче булып ремонт ясалды, тышладылар, подъезд эчен дә төзекләндерделәр. Тик   ремонттан без канәгать калмадык. Тышлаганда стекловата белән төреп тормадылар, баскыч та ясарга оныттылар. Төзүчеләр җитешмәгәч, керә торган урындагы чокырны каплап үзем агачтан каплаугыч ясадым. Шуннан бирле тора әле, -ди  Индәриф абый Тимиров.


Бензне чакырган Венера апа исә җитәкчеләрнең 79 йорт турында онытуы турында әйтә:


 Авыл җирлеге башлыгының да, “Яран” ширкатендә кем эшләгәнен дә белмибез, күргәнебез юк. Рәшит Фәрдиев ичмасам, “Була, була!” дип булса да китә иде.

 Йорт ишеге ватылды, тупсалар коела, яз көне плдвалга су керә, стеналар аерыла башлады инде,-ди.  Аның сүзен башка күршеләре дә куәтли.
 

             Кер элгече ава башлагач,  79 йортта яшәүчеләр җыелышып корылманы электр баганасына тимерчыбык белән тарттырып куйганнар. Ремонт ясарга килгән зур техникаларның подъезд янына ук кереп борылып чыгулары белән дә килешми яшәүчеләр, урамны пычраталар, шул балчык аякка ияреп подъездга керә дип зарландылар. Өстәвенә төнлә аулакка яшьләр җыела да шаулашып өлкәннәргә йокы мазасы бирмиләр, сыра да эчәләр инде алар, ди  абый-апалар.

          Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗинга өлкәннәрнең борчуын сөйләгәч, җитәкче шунда ук вазыйфаи затлар белән элемтәгә кергән:
 

         -    79 йорт 2011 елда капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерелгән. Актаныштагы барлык йортлар да бер кат төзекләндереп чыккач кына, 79 йортка яңадан ремонт кертеп була.

  Өлкәннәрне борчыган башка мәсьәләләрне үзебезнең көч белән хәл итеп куябыз. Йорт подъездын, ишекне, керә торган урынны “Яран” торак-милекчелек ширкате төзекләндерәчәк.

Ә ишек алдындагы асфальт әле начар түгел. Район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Руслан Гарипов белән карадык, чит машиналарны бу йорт алдына кертмәү өчен шлагбаум куярбыз дип сөйләштек. Кер элгечне дә турайтачакбыз.

Мин авылыбызда яшәүчеләрнең барысына да ачык. Мөрәҗәгатьләрне язмача авыл җирлегенә китерсәгез иде. Бергәләп, киңәшләшеп проблеманы чишәрбез,- диде Илнур Таһир улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев