Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышның Үзәк чыршысын бизәүдә быел балалар да катнаша

Актанышның үзәк чыршысы, быел да хакимият бинасы каршындагы мәйданда үз урынын алырга әзерләнә. “Теплосервис” оешмасы төзүчеләре узган ел Мәскәү шәһәреннән кайтартылган яшел гүзәлкәйне аякка бастыра.

Районны Яңа елга әзерләү, Үзәк Чыршы ачылышы өчен җаваплыларның берсе район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев быел балаларны да чыршы бизәүгә тартачакбыз, диде:
 

-    Үзәк чыршыны “Теплосервис” төзүчеләре монтажлый. Чыршының җирдән күтәрелеп торган өлешенә баннер белән каплаячакбыз. Әлеге баннерда район мәктәпләре укучыларының рәсемнәре урын алачак. Яңа ел темасына багышлап ясалган рәсемнәрнең иң уңышлылары сайлап  алыначак һәм шушы баннерга урнаштырылачак. Быелгы Яңа ел тамашаларына күбрәк халыкны тарту, үзләрен дә уеннарда катнаштыру максатын күздә тотып оештырачакбыз.


                  Яңа ел тройкалары, көндезге тамашаларны күпчелек эштә булу сәбәпле күпләр күрми кала иде.

Быел исә 30 декабрь көнне Кышкы карнавал- Кыш бабайлар парады  эш сәгате тәмамлангач, 16.00 сәгатьтә башланачак.

Реклама

Көндез исә Яңа ел ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату планлаштырыла. Тагын бер яңалык- Кыш бабайлар парадында тройкалар урынына оешма-предприятиеләрнең бизәлгән машиналары Ленин проспекты буйлап үтәчәк. Аларны оешмада эшләүчеләр төрле персонажлар булып киенеп озата барачак- иң алда, әлбәттә, Кыш бабай,  Кар кызы һәм Яңа ел үз оешмаларын тәкъдим итәчәк. Командаларның бәйрәм сәламләве, спорт уеннары һәм башка кызыклы чаралар халыкны ял иттерер, күңелен ачар. 
 

           “Сыйлы Мәйдан-2021” бәйгесе Яңа ел бәйрәмнәренең   иң югары ноктасы булыр дип көтелә. Әлеге проектның нигезләмәсе белән сайтта таныштырып киткән идек, кабат күз салу өчен сылтамага басып укыгыз.  
            Яңа елга һәр оешманың фасадын төсле утлар-урамнарга юнәлдерелгән прожектор яктылыгы белән бизәү бурычы куелды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев