Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“Бәрәкәт” мәчете тәүге кат ишекләрен ачты

20 сентябрьдә Яңа Байсар авылы халкы үтә дә дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Күңелләр нечкәргән, күзләр дымланган иде. Яше-карты "Бәрәкәт" мәчетенең сафка басып, ай куелып, үз ишекләрен ачканга сөенеп, Аллага шөкер, диде. -Зур догадан башлыйк сүзне "...Бисмилләһир-рахмәнир-рахим..." Кылган изге эшебездә Юлдаш булсын Коръән-Кәрим. Әйдәп безне тугрылыкка, Тәүфыйклы кыл яшен-картын. Чын күңелдән инанганнан...

20 сентябрьдә Яңа Байсар авылы халкы үтә дә дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Күңелләр нечкәргән, күзләр дымланган иде. Яше-карты "Бәрәкәт" мәчетенең сафка басып, ай куелып, үз ишекләрен ачканга сөенеп, Аллага шөкер, диде.
-Зур догадан башлыйк сүзне
"...Бисмилләһир-рахмәнир-рахим..."
Кылган изге эшебездә
Юлдаш булсын Коръән-Кәрим.
Әйдәп безне тугрылыкка,
Тәүфыйклы кыл яшен-картын.
Чын күңелдән инанганнан
Белү кирәк "Иман шарты"н.
Газиз кардәш, укып дога,
Олыла син бүген көнне,-
Байсар авыл җирлеге башлыгы Инсия Хәйдәрова белән мәдәният йорты җитәкчесе Әнвәр Вәлиев тантанада катнашучыларны шигъри юллар белән сәламләп, мәчет салуда ярдәмләшкән кешеләргә рәхмәт хисләрен белдереп, чыгыш ясаучыларга сүз бирделәр.
11 яшьлек Динар Габдрәхимовның "Әлхәм" сүрәсен укуы, мөхтәрәм кунак район имам мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмнең сөйләгән үгет-нәсыйхәте, авылларда мәчетләрнең һәрвакыт ишекләре ачык булып, алардан авыл халкының өзелмәвен теләве, район башлыгы урынбасары Илфак Бариевнең, "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановның, килгән кунакларның изге теләкләре һәркемнең күңел халәтенә аваздаш иде.
Яңа Байсар авылында туып үскән, мәчетне төзетүдә башлап йөрүче Әмирҗан Хәмидуллин бәйрәмгә дә буш кул килмәгән. Мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләргә истәлек бүләге - түбәтәйләр алып килгән.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Аллаһы Тәгаләне олылаучы Тәкъбир сүрәсе укылды. Тасмалар киселгәч, барысы да эчкә узды. Мәчет намазы укылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев