Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Чишмә авылының Җиңү паркы һәрвакыт пөхтәлек үрнәге

Районыбыз авылларына барган саен үзәктәге парклар, аларның пөхтәлеге, каралган булуы күзгә ташлана. Чишмә авылының Җиңү паркы кайчан килсәк тә һәрвакыт матур, чәчәк-гөлләргә күмелгән. Хәзер биредә балалар мәйданчыгы булдырылып, иң кирәкле җиһазлар куелды.

Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова паркны матурлап тотуда Чишмә авыл клубында эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгы зур дип бәяли, клуб мөдире Гөлнара Нурлыгаянова белән Клара апа икәүләшеп паркны тәртиптә тоталар. Күбрәк Клара апа җаваплылыгында әлеге авылның бакчасы- июнь ахырында балалар мәйданчыгы төзеп кулланылуга тапшырылгач, аңа эш тагы да арткан, җәйге каникулда биредә балалар тавышы тынып тормый.

- Иртә яздан ук Җиңү паркында өмәләр оештырыла. Паркны матурлауда авылдашларның, якташларның да өлеше зур.

Узып баручы атнада гына авылдашыбыз,  район башлыгы Энгель Фәттахов кайтып, парктагы зәңгәр чыршыларны үз куллары белән формалаштырып, артык ботакларын кисеп китте. Әлеге чыршыларны Энгель Нәваповичның әнисе белән улы утырткан булган.

Гомумән, Фәттаховларның гаиләсе авылның тормышы, яшәеше өчен янып яшиләр. Бик зур рәхмәт аларга, аеруча Энгель Нәвап улына рәхмәтебез чиксез!- диде Галина Ибраһим кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев