Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“Доступная среда” программасы

Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Актанышның 1 нче урта һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре кертелде. Район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия әлеге мәктәпләрне карады, кабул итте. Комиссия составында район башкарма комитеты җитәкчесе...

Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Актанышның 1 нче урта һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре кертелде.
Район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия әлеге мәктәпләрне карады, кабул итте. Комиссия составында район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Гарипов, әлеге белем учакларында эш башкарган төзелеш оешмалары вәкилләре бар иде, дип хәбәр итә район башлыгының мәгълүмат үзәге.
Актанышның 1 нче мәктәбе каршында таштан юл түшәлде, капкасы, керү ишекләре яңартылды. "Доступная среда" программасы буенча мәктәпкә 2,2 млн. сум акча күчәчәк, шуларны күздә тотып, керү юллары, пандуслар, туалет бүлмәләре, тиешле таләпләргә җавап бирүче медицина кабинеты эшләнгән. Бар капиталь ремонт өчен исә республика программасыннан 14,5 млн. сум акча күчерелә. "Газстройсервис" ҖЧҖ әлеге суммага мәктәпнең түбәсен, тәрәзәләрен, кабинет ишекләрен, канализация, җылылык, санузел системасын алыштырды. Мәктәп директоры Р.Гыйздәтуллина сүзләренә караганда, мәктәптә сыйныф бүлмәләренең идәннәрен, спортзалын буяу, челтәр-пәрдәләрне алыштыру, яңа капка ясатып куйдыру - мәктәп яны участогыннан кергән 141 мең сумлык табыш нәтиҗәсе. Район башлыгы бу мәктәп ремонтыннан канәгать калды.
Яңа Әлем авылындагы ике катлы мәктәп бинасы капиталь ремонт буенча республика программасына бик вакытлы эләкте. Ремонт эшләренә 7 миллион сумнан артык акча каралган иде. Төзекләндерү эшләрен биредә "ТеплоЛЮКС +" һәм "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре башкарды. Мәктәпнең түбәсе, тәрәзәләр алыштырылды, фасад өлеше яңартылды. Әмма, Актанышның 1 нче мәктәбеннән аермалы буларак, биредә бар да ал да гөл дип әйтеп булмый. Тәрәзәләрнең берничәсен кабат алыштыру таләп ителә, мәктәп бүлмәләре ишекләренең бер өлеше иске килеш калган, туалетлар эшләми, өстәп, мәктәп ашханәсе "ярдәм сорый".
Идән-сыйныф бүлмәләре дә әле һаман буялып, матурланып бетмәгән. "Барлык кимчелекләр дә 30 августка кадәр төзәтелеп бетәргә тиеш. Уку елы борын төбендә, ә эшлисе эшләр монда әле бик күп. Көн-төн димичә, вакытына җитештерергә, иң мөһиме, сыйфатлы башкарып, төгәлләргә тиешсез", - дип белдерде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев