Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Изге Болгар җыены

10 июньдә Изге Болгар җыены узды, һәм әлеге борынгы шәһәр җирендә Ак мәчет комплексы ачылды. Тантаналы чарада республика Президенты Р.Н.Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев һәм бик күп танылган шәхесләр, дин әһелләре, дин тотучылар катнашты. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район ветераннар советы рәисе М.М.Сәетов, Руслан хәзрәт Мортазин, Ләес хәзрәт Галләм һәм башка якташларыбыз...

10 июньдә Изге Болгар җыены узды, һәм әлеге борынгы шәһәр җирендә Ак мәчет комплексы ачылды. Тантаналы чарада республика Президенты Р.Н.Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев һәм бик күп танылган шәхесләр, дин әһелләре, дин тотучылар катнашты. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район ветераннар советы рәисе М.М.Сәетов, Руслан хәзрәт Мортазин, Ләес хәзрәт Галләм һәм башка якташларыбыз да бу көнне Изге Болгар җиренә бардылар. Киләчәктә Ак мәчет Җәмигъ мәчете кебек үк мөселманнарны берләштерүче үзәк булачак. Татарстан һәм Россия ислам җәмәгатьчелеге өчен бу зур тарихи вакыйга. Биредә мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә эшләячәк дип ниятләнә. Болгар җирендә шәкертләрнең булуы буыннар бәйләнешен һәм Болгарда ислам диненең яңаруын күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев