Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

КАЙСЫСЫ АКТАНЫШ ӨЧЕН МӨҺИМРӘК: Пляжмы, сквер яки паркмы?

15 апрельдә 2023 елда Татарстанда яшелләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру башланды. Сораштыруда Актаныш районында яшәүчеләр дә катнаша ала.

         Ишегаллары һәм парклар, бульварлар,  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән "Безнең ишегалды" программасы нигезендә яңартыла. Республиканың 45 районында төзекләндереләчәк объектлар исемлеге gorodsreda.tatar.ru. сайтында бирелгән. 

Актаныштан 2023 елда төзекләндерелүгә 3 объект тәкъдим ителә: 

1. Актаныш авылындагы Үзәк урамында Иске Идел елгасының яр буе;

2. Юбилей урамында Габдулла Тукай исемендәге сквер;

3. 57 бистәдәге Аэропорт урамында мәдәният һәм ял паркы.

Хөрмәтле райондашлар! Район үзәге теарриториясен тагы да уңайлырак һәм маттуррак, заманчарак итү өчен сез дә үз өлешегезне кертә аласыз.

Фикерегезне gorodsreda.tatar.ru. сайтында калдырыгыз! Быел яңалык, өлкәннәр генә түгел, 14 яшьлек һәм аннан зуррак үсмерләр дә тавыш бирүдә катнаша ала.

         Җәмәгать урыннары "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты нигезендә яхшыртыла. 

          "Татарстан Республикасы шәһәрләре институты" архитектура проектлары фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина әйтүенә караганда тавыш бирү өчен җәмәгать урыннарындагы 204 объект тәкъдим ителгән. Һәр районнан 3тән 27гә кадәр объект исемлеккә кергән. 

         Милли проектлар 2019 елдан башлап Россия президенты Владимир Путинның "Май указлары" нигезендә тормышка ашырыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев