Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Киров авылындагы сөт комбинаты 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзиячәк (фотолар)

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлык вәкилләре белән Актаныш сөт комбинатында булды. Комбинат җитәкчелеге рәсми кунакларны сәнәгать оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.

Актаныш сөт комбинаты агымдагы елда 195 миллион сум инвестиция кертеп, модернизация эшләрен дәвам итте, яңа линияләр, җиһазлар урнаштырды, ассортиментны арттырды. 2021елның беренче ярты еллыгында 300 млн.сумлык продукция җитештерде, 135% үсештә.

       Хезмәт күрсәтү өчен яңа эш урыннары булдырылды, хезмәткәрләр саны: 2019 елда 82 кеше булса, бүгенге көндә 191 кеше хезмәт куя.

      Комбинат проектның беренче этап егәрлегенә чыкты, көненә 200 тонна сөт эшкәртә, тулаем инвестицияләр күләме 5 млрд. сум тәшкил итте. Киләчәктә, 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы, чистарту корылмалары төзүне планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев