Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Райондагы 30 йорт "Газга тоташтыру” федераль программасы буенча зәңгәр ягулыкка тиенәчәк

Өйдә бер тапкыр кул белән борып газ плитәсен кушып җибәрергә, шулай ук йортыбызны бер проблемасыз җылытырга күнеккән безләргә газ кертү проблемасы үзеннән үзе чишеләдер кебек тоела. Әмма газ кертә алмыйча яшәүчеләр дә бар. Алар бүген дә йортларын күмер, утын ягып яки электр белән җылытырга мәҗбүр.

              2022 елдан «Догазофикация- газга тоташтыру» федераль программасы эшли башлый. 

             Федераль программа нигезендә 2022 елда Актаныш районындагы 30 йорт мондый уңайсызлыктан котылачак, Түбән Гәрәй, Шәбез, Әҗәкүл, Яңа Әлем, Актаныш авылларындагы шәхси өйләр газга тоташтырылачак.  Район газ-эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов “Газга тоташтыру” федераль программасы турында болай дип аңлатты:
         

       - Торак пунктка кадәр китерелгән газүткәргечтән (ул бюджет хисабына салына) газны йорт хуҗасы үз хисабына йортына кертә иде.  “Газ кертү” федераль программасы нигезендә газ үткәргечтән алып участок чигенә кадәр булган газ торбасын бушлай сузачаклар. Ә шәхси йортка кадәр подряд оешма,хуҗа белән  килешү төзеп түләүле үткәрәчәк.
 

Газ тоташтыру өчен гариза онлайн “Газпром” сайтында, Дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә. Шулай ук район газ оешмасына һәм Күпфункцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итә аласыз.
             

                Гаризага өстәп, җир кишәрлегенең ситуацион планы, милекне сату-алу турындагы килешү, мирас хокукы турындагы таныклык та кирәк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев