Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзелеш

Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктны бер түбә астына алган җәмәгать үзәген ачу 15 октябрьгә тәгаенләнде. *** Сугыш ветераннары өчен салынучы 30 фатирлы йортны тапшыру, график нигезендә, декабрь ахырына билгеләнсә дә, "көзнең яңгырларына калмаска, тизрәк түбәсен ябып куеп, объектны иртәрәк тапшыру ягын карарга кирәк", - дип белдерде...

Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктны бер түбә астына алган җәмәгать үзәген ачу 15 октябрьгә тәгаенләнде.

***

Сугыш ветераннары өчен салынучы 30 фатирлы йортны тапшыру, график нигезендә, декабрь ахырына билгеләнсә дә, "көзнең яңгырларына калмаска, тизрәк түбәсен ябып куеп, объектны иртәрәк тапшыру ягын карарга кирәк", - дип белдерде район башлыгы.

***

Универсаль спортзал төзелеше алга бара - хәзер каркас колонналарын монтажлауны тәмамлыйлар - бу хакта район капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе С.Минһаҗев белдерде.

***

"Безнең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат барлык татар дөньясыннан балалар җыя. Димәк, милләтебез тарихын, милли горурлык хисләрен уятып җибәрердәй чаралар, алып барылучы сәясәт белән беррәттән, милли тарихыбызны чагылдырган һәйкәлләр кую, район үзәген күркәмләндерү, бизәү зарур. Бу - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе", - диде Энгель Нәвап улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев