Актаныш

Өмет яшәтә күңелне

Һәр көнне таң ата. Офыкта караңгылык аша алсу төс башта сизелер-сизелмәс кенә үтә. Акрынлап кына ул бар җиһанны биләп ала. Болытлы көннәрдә без ул манзараны күзәтә алмыйбыз. Ләкин аңа карап кына ул табигый гүзәллек юкка чыкмый... Күңелләребез дә шулай. Бер елыйбыз, бер көләбез. Төшенкелеккә биреләбез. Үз-үзебезне җиңеп, аннан чыгу юлын...

Һәр көнне таң ата. Офыкта караңгылык аша алсу төс башта сизелер-сизелмәс кенә үтә. Акрынлап кына ул бар җиһанны биләп ала. Болытлы көннәрдә без ул манзараны күзәтә алмыйбыз. Ләкин аңа карап кына ул табигый гүзәллек юкка чыкмый...

Күңелләребез дә шулай. Бер елыйбыз, бер көләбез. Төшенкелеккә биреләбез. Үз-үзебезне җиңеп, аннан чыгу юлын да табабыз. Чыныгабыз. Ышанабыз. Өметләнәбез. Тормышка, яшәүгә булган омтылышыбыз алга чыга. Бар дөнья гүзәллеккә күмелә. Яшәү кануннары җиңеп чыга.

Бер җылы сүз, кояш кебек, бар дөньябызны җылытып, яктыртып җибәрә. Бер яман сүз, хәнҗәр кебек, үтерә. Инвалидлар ункөнлеге барган көннәрдә алар белән күбрәк аралашабыз, фикерләрен тыңлыйбыз, сорауларын өйрәнәбез. Игътибар, аралашу, якты караш алар өчен дә бик кадерле. Соңгы елларда төрле бәйрәм, спорт чараларында бер-берсе белән күбрәк аралашалар, дуслашалар. Алар аша без язмыш тарафыннан кыерсытылган райондашларыбызга якынаябыз. Чөнки бер-берсенә дә ярдәм итә, этәргеч бирә алар. Тормышка, яшәүгә булган таләпләре дә арта.

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 декабрь, 2011 97 (9639) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: