Актаныш

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк- кискен вируслы табигать инфекциясе. Авыручанлык дәрәҗәсе һәм географик таралышы буенча бу авыру Россия Федерациясендә табигый чыганаклы инфекцияләр арасында алгы урыннарда. Инфекция Россиянең 61 административ җирлегендә теркәлгән. Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең актив учаклары Урал һәм Идел буе районнарында (Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан республикалары, шулай ук...

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк- кискен вируслы табигать инфекциясе. Авыручанлык дәрәҗәсе һәм географик таралышы буенча бу авыру Россия Федерациясендә табигый чыганаклы инфекцияләр арасында алгы урыннарда. Инфекция Россиянең 61 административ җирлегендә теркәлгән. Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең актив учаклары Урал һәм Идел буе районнарында (Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан республикалары, шулай ук Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләре) урнашкан.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәкне вируслар китереп чыгаруын 1944 елда А.А.Смородинцев дигән белгеч раслый. Шулай да 1976 елда гына Көньяк Корея белгече Н.W.Lее вак кимерүче хайван үпкәсеннән Ароdemus coreae Наntaan вирусын табуга ирешә. 1976 елдан башлап бүгенгәчә вакыт аралыгында бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылардан, 25 төр кыргый һәм лаборатор җәнлекләрдән, шулай ук кошлардан 500 төрдән артык хантавирус штаммнары табылган.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 апрель, 2012 27 (9672) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: