Актаныш

Кемнең чирлисе килми?

Сәламәт яшәү серләренә депутатлар икенче чакырылыш район Советының унберенче утырышында төшенделәр. Бу көнне аларга профессор, медицина һәм сәламәтлек саклауда югары технологияләр институты директоры Әфкат Галиуллинның бик тә кызыклы бер лекциясен тыңларга насыйп булды. Утырышның мондый борылыш алуы һәркемгә үз сәламәтлегенең никадәр кадерле булуына барып тоташадыр, мөгаен. Берәү дә үзенә чир...

Сәламәт яшәү серләренә депутатлар икенче чакырылыш район Советының унберенче утырышында төшенделәр. Бу көнне аларга профессор, медицина һәм сәламәтлек саклауда югары технологияләр институты директоры Әфкат Галиуллинның бик тә кызыклы бер лекциясен тыңларга насыйп булды.

Утырышның мондый борылыш алуы һәркемгә үз сәламәтлегенең никадәр кадерле булуына барып тоташадыр, мөгаен. Берәү дә үзенә чир теләми. Ләкин сау-сәламәт килеш озын гомерле булу бик сирәкләр бәхетенә генә тия.
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, районда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы - 78,4, ә ир-атларның уртача гомер озынлыгы нибары 64,5 яшь кенә. Кадерен белеп яшәгәндә, 78е дә, 80е дә бик аз әле аның. Әмма, кызганыч, ир-атларның үлеме елдан-ел кискенләшә бара. Эшләгән пенсияләренең рәхәтен күрә алмыйча дөнья куючылар күпме!?
Үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең иң беренче урында торганы - кан йөреше, йөрәк системасы авырулары. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хәев белдерде. Югары кан басымы, канда холестерин күләме арту, алкогольле эчемлекләрне чамасыз куллану - моңа китергән төп сәбәпләр. Онкологик авыруларның икенче урында булуы ачыкланган. Өченче урында - травмалар. Монысына күп очракта юл-транспорт һәлакәтләре сәбәпче була. М-7 федераль автомобиль юлының 50 километры безнең район территориясенә туры килә. Статистика анда күзәтелгән фаҗигаләрне дә исәпкә ала.
Татарстан Республикасының атказанган табибы, атказанган фән эшлеклесе, мәгълүматлаштыру буенча халыкара академия һәм Евразия медицина академиясе академигы Әфкат Нәбиулла улы Актаныш халкының үз сәламәтлегенә битарафлыгы аның аз хәрәкәтләнүендә һәм җитәрлек күләмдә чишмә суы эчмәвендә дигән нәтиҗә ясады. "Иртәнге сәгать алтыда торып урамга чыктым, "Актаныш" кунакханәсе янында йөгергән, иртәнге гимнастикасын саф һавада ясаган бер генә кешене дә күрмәдем. Каршыда - ял парклары. Анда да тынлык. Бераздан ике ир-ат күренде. Алар да ресторанга кабымлык эзләп килеп керделәр, - диде ул. - Зур спортка тартырга кирәк димим, ләкин халыкны хәрәкәтләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күндерергә, өйрәтергә кирәк".
Ә.Галиуллин, кызык-кызык чагыштырулар китерә-китерә, сәламәтлекне саклау, чирләрдән арыну өчен дөрес туклану диетасын сөйләп күрсәтте. Ризыкның майлысы, кыздырылганы, ысланганы ярамый. Ит-сөтне дә биш яшькә кадәрге малныкын гына кулланырга. Ярымфабрикатларга борылып та карамаска. Нәрсә генә ярый соң? Әлеге сорауга кистереп: яшелчә диетасы, дип җавап бирде. Көнлек менюның кимендә 60 процентын үзебезнең төбәктә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш тәшкил итәргә тиеш икән. Шуңа өстәп, 1,5-2 литр чишмә суы эчәргә. "Нигә сез Минзәлә суын эчәсез? Нигә Актанышныкын эчмисез? Сездә табигать искиткеч бай, аннан дөрес файдалана белергә генә кирәк".
Медицина галиме 100 яшькә кадәр яшәү өчен кыйммәтле 7 киңәш тәкъдим итте. Блокнотыма язып барган бу киңәшләр башкаларда да кызыксыну уятмый калмас:
1.Рухи халәт. Гыйбадәт кылырга кирәк. Алдашмаска, урлашмаска. 2. Туклану культурасы. Тозны, шикәрне күп кулланмаска. 3. Хәрәкәтләнү культурасы. Мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. 4. Дөрес сулыш алу. Сулыш алу күнегүләрен еш кабатларга. 5. Тән гигиенасы. 60 градустан югары эсселектәге мунчада юынма. 6. Көнлек су эчү нормасы - 1,5-2 литр. Моңа чәй-компотлар керми. 7. Медицина күзәтүе. Чирне башлангыч чорында ачыклау, аздырмау өчен. 40 яшьтән узган хатын-кызларның күпчелегендә остеопороз башлана, шуңа күрә кальцийны даими куллану шарт.
Утырышта районның баш табибы Айдар Хәев "2012-2014 елларга районда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү һәм үстерү" муниципаль максатчан программасының проектын тәкъдим итте. Район Советы рәисе Э.Фәттаховның әлеге проектны тәкъдимнәр белән баетырга, халык фикерен тирәнтен өйрәнергә һәм карар чыгаруны киләсе утырышка калдырырга дигән фикере район Советы депутатларыннан хуплау тапты.
Чирне дәвалауга караганда, аны булдырмау җиңелрәк, диләр. Ләкин хроник авырулы кешеләр азмы арабызда!? Кан йөреше авырулары, яисә шикәр диабеты белән авыручылар мәктәпләре оештырып, аларга алга таба ничек яшәргә, ничек тукланырга кирәклеген өйрәтүгә, чынлап та, алынырга кирәктер. Энгель Нәвап улы профессорның әлеге киңәшен гамәлгә кертергә чакырды.
"Халыкның сәламәтлеген кайгырту - бик мөһим мәсьәлә, һәм ул хастаханәнең генә эше түгел", - дисә дә, район башлыгы сәламәтлек саклау учреждениесенә җитди бурычлар йөкләнүен искә төшерде. "Табиблар, сез Гиппократ анты кабул иткән кешеләр, шуны онытмагыз. Табиблар арасында монополистлар булырга тиеш түгел. Ә конкуренция кирәк. "Карагай" җәмгыяте нигә бөтен төр анализларны ала, нигә үзәк хастаханә бу эшне шундый төгәллектә башкармый? Яркәйдә Уфа, Дүртөйле табиблары белән элемтәләр тыгыз булган кебек, сезгә дә Чаллы, Казан табибларын ешрак чакырырга кирәк", - дигән сүзләрендә халыктан җыелган моң-зарларны аңлау кыен түгел иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: