Актаныш

Котыру авыруы

Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап үлемгә дучар итүче йогышлы авыру.

Реклама

Авыру чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, кыргый этләр санала. Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм бәйләнештә булганда кешеләргә дә йогарга ихтимал.
Авыру китереп чыгаручы вирус үзәк нерв системасында үрчи һәм организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Авыру хайваннарның селәгәендә вирусның күләме төрлечә була. Иң күбе бүреләрдә- 100 процент. Төлкеләрдә - 80, этләрдә - 75, сыерларда 55 процентка кадәр. Мондый хайваннар белән төрле бәйләнешкә кергәндә- тешләгәндә, селәгәе тиеп киткәндә, шулай ук алар селәгәе белән пычранган төрле әйберләр аша авыру йогарга мөмкин.
Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга, ихаталарга киләләр, этләр белән сугышалар.
Хайваннарда әлеге авыру ике төрле формада үтә. Алар тыныч кына ятып торырга, судан, яктылыктан куркырга яки бик ярсу булырга- ашарга яраксыз төрле әйберләрне ашарга, тешләргә, ә гадәти ризыктан, судан баш тартырга, хуҗасына ташланырга мөмкиннәр.
Котыру авыруының яшерен чоры кешеләрдә 30 көннән 90 көнгә кадәр, хәтта 1 елга сузылырга мөмкин.
Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең төренә, җәрәхәтнең тирәнлегенә һәм яраның дөрес итеп эшкәртелүенә дә бәйле. Бигрәк тә бит, баш, кул-аяк бармакларын тешләү куркыныч. Тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада сабынлы су белән юарга, җәрәхәт кырыйларын йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб зыян күрүчегә тиешле ярдәмен күрсәтә һәм профилактик прививкалар билгели. Бу эшләр вакытында эшләнмәсә, кеше авырый башларга мөмкин. Һәм инде авырый башлагач, бу авыру үлем белән генә тәмамлана.
Республика буенча бу елның 7 аенда гына да 7870 кеше төрле хайваннардан зыян күреп медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Бу сан элеккеге елларга караганда күпкә югары һәм 95 очракта хайваннардан котыру авыруы китереп чыгара торган вирус табылган. Районда быелның 8 аенда төрле хайваннардан зыян күреп медицина ярдәме күрсәтелгән 167 очрак теркәлде. Ике хайванда - берсе кабан дуңгызы, икенчесе шәхси хуҗалыктагы бозау- котыру авыруы лаборатория анализлары белән дә расланды. Шуңа күрә дә төлке кергәндә яки башка хайваннарда котыру авыруы билгеләре булганда ветеринария белгечләрен чакырырга кирәк. Бер әйбергә дә кагылырга ярамый, чөнки алар авыру хайваннарның селәгәе белән пычранган булырга мөмкин. Әгәр кагылсагыз, берәр әйбер аша бәйләнешкә керсәгез, үзәк дәваханәгә табиб-хирургка барырга, прививка ясатырга кирәк.
Эт яратучы, эт асраучы кешеләргә хайван асрау турындагы кагыйдәләрне төгәл үтәп, этне бәйдә тотарга, ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк. Этне бәйдән ычкындырганда авызлык кигертелә.
Урамдагы һәм башка җәмәгать урыннарындагы бәйсез, хуҗасыз эт-мәчеләр даими юк ителергә тиеш. Котыру авыруын кисәтү максатыннан аучылар, ветеринария эшчеләре, урманчылар котыру авыруына каршы план нигезендә прививкалар ясатып торырга бурычлылар.

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: