Актаныш

Талпан кечкенә, тик куркыныч

15 апрельдән талпан энцефалиты авыруларының сезоны башлана һәм сентябрь ае беткәнгә кадәр дәвам итә. Кечкенә генә булсалар да, әлеге бөҗәкләр бик күп проблемалар китереп чыгарырга ихтимал. Талпаннардан ничек сакланырга? Бәлагә юлыккан кешегә нинди ярдәм күрсәтергә? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү йөзеннән кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә...

15 апрельдән талпан энцефалиты авыруларының сезоны башлана һәм сентябрь ае беткәнгә кадәр дәвам итә. Кечкенә генә булсалар да, әлеге бөҗәкләр бик күп проблемалар китереп чыгарырга ихтимал. Талпаннардан ничек сакланырга? Бәлагә юлыккан кешегә нинди ярдәм күрсәтергә? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү йөзеннән кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Яр Чаллы бүлегенең өлкән белгече Наилә Фәһим кызы Ваһаповага мөрәҗәгать иттек.
- Талпан кадалу нәрсәсе белән куркыныч?
- Урман бете(талпан) талпан энцефалиты дип аталучы,үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы авыруны китереп чыгара. Бу нейровируслы авыру баш һәм арка миләренең соры матдәсенә зыян салу белән характерлана. Кайвакыт ул хроник формага күчә. Әлеге авыру организмга ризык белән дә керергә ихтимал. Әйтик, авыру талпан сыер, кәҗә кебек хайваннарга да кадала, аларның сөтен кайнатмыйча эчкәндә вирусның бик сирәк булса да, кешегә эләгү очраклары да бар. Тора- бара вирус үрчеп канга тарала һәм бөтен эчке органнарны, үзәк нерв системасын, баш миен, терәк-хәрәкәт аппаратын зәгыйфьли.
- Кеше талпан кадалганын сизмәсә, бөҗәк үзен ничә көннән соң белгертәчәк?
- Ата бет канны тиз суыра һәм төшеп китәргә мөмкин. Анасы исә 80-100%ка кадәр зурайганчы тора. Бу 7-14 көн дәвам итә, ягъни талпан инкубация чоры кичерә. Авыру туңып калтырый, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык күзәтелә, мускуллар авырта. Бит, муен,күз кызара, кызыша. Алга таба үзәк нерв системасында тайпылышлар хасил була. Бу вакытта талпан энцефалиты менингоэнцефалит, полиомиелит, полирадикулоневрит формаларына әверелә. Кеше саташа, күзенә әллә ниләр күренә, аңын югалта. Ахыр чиктә авыру параличланырга ихтимал. Мондый күңелсезлекләрдән саклану өчен, беренче билгеләр күренүгә, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: