Актаныш

17 миллион сум

17 миллион сум. Үзәктәге Ленин урамына яңа асфальт түшәүгә шушы суммадагы акча тотылган. Яңартылган урамның гомуми озынлыгы 1 км. 600 метр тәшкил итә. "Татавтодорстрой" ААҖ әлеге эшне, ялларны да санамаганда, җәмгысы 14 көндә башкарып чыкты. Оешма тарафыннан, шактый гына таушалган Шәрип, Әҗәкүл- Куян, Пучы авыллары яны юллары да сыйфатлы итеп...

17 миллион сум. Үзәктәге Ленин урамына яңа асфальт түшәүгә шушы суммадагы акча тотылган. Яңартылган урамның гомуми озынлыгы 1 км. 600 метр тәшкил итә. "Татавтодорстрой" ААҖ әлеге эшне, ялларны да санамаганда, җәмгысы 14 көндә башкарып чыкты. Оешма тарафыннан, шактый гына таушалган Шәрип, Әҗәкүл- Куян, Пучы авыллары яны юллары да сыйфатлы итеп яңартылган иде. Бүгенге көндә Күҗәкәгә яңа юл түшәлә. Хәзер инде үзәк урамда ятып торучы полицейскийлар булырмы-юкмы дигән сорау килеп туа, чөнки соңгы көннәрдә ул узышу трассасына әверелеп бара.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: