Актаныш

Берсе тәнне, икенчесе җанны дәвалый

6 июнь көнне - сабантуй бәйрәмнәре алдыннан районда берничә социаль объект кулланышка тапшырылды. Халык өчен Республикада халыкка беренче медицина-санитар ярдәмен камилләштерү программасы эшли. Шуның нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырыла, күбесе капиталь төзекләндерү уза. Чалманарат авылындагы фельдшер -акушерлык пунктының бинасы да 1971 елда ук салынган һәм ул бик нык искергән...

6 июнь көнне - сабантуй бәйрәмнәре алдыннан районда берничә социаль объект кулланышка тапшырылды.
Халык өчен
Республикада халыкка беренче медицина-санитар ярдәмен камилләштерү программасы эшли. Шуның нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырыла, күбесе капиталь төзекләндерү уза. Чалманарат авылындагы фельдшер -акушерлык пунктының бинасы да 1971 елда ук салынган һәм ул бик нык искергән иде. Инде менә чалманаратлыларны сөендереп, "Азнакай Нефтемаш" заводының ФАПлар төзүче махсус бригадасы егетләре тиз арада бик матур итеп бинасын төзеп куйдылар. Газ, су кертү, тирәсен матурлап әйләндереп алу эшләрен Нияз Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге "Алмаз" оешмасы эшчеләре башкарган.
Заманча җиһазлар белән җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пунктын кулланышка тапшыру тантанасында авыл халкының сөенечләрен уртаклашуда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, урынбасарлары, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов та катнаштылар.
Әлеге авыл халкына 2005 елдан бирле хезмәт күрсәтүче фельдшер Эльмира Галиеваның да сөенече чиксез.
- Авылда 296 кеше бар. Шуларның 60ы - пенсионерлар, 18 яшькәчә 40 кеше бар. Теге ФАП нык искергән иде. Авыруларны кабул итү өчен уңайлыклар да юк, бина салкын иде. Өлкән яшьтәге әби-бабайларның сәламәтлеге көн саен үзгәреп тора. Аларга вакытында ярдәм күрсәтү өчен әлеге яңа фельдшер-акушерлык пункты нык булышачак. Бина газ белән җылытыла, шулай булгач, күренергә, укол кадатырга килгәннәргә салкыннан куырылып утырырга туры килмәячәк.
Бу көнне Чалманарат авылында мәчет тә ачылды. Узган елның сабантуе чорында авылдашлары, "Казан утлары" журналы мөхәррире Илфак Ибраһимов авылга мәчет төзергә кирәклеге хакында сүз кузгаткач, "Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Фагыйль Бариев аны хуплап чыга. Һәм авыл халкына да кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләрен үтенәләр. Әлеге саваплы гамәлдә 121 кеше үзеннән өлеш кертә. Мәчет төзүдәге калган барлык чыгымнарны "Наратлы" хуҗалыгы үз өстенә ала. Фагыйль Абил улы мәчетне төзүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
- Бәлки безгә мәчетне төзүгә алданрак тотынырга кирәк булгандыр. Ләкин башта хуҗалыкны кредитлар алмыйча гына, үз көнебезне үзебез күрә алырлык хәлгә җиткерергә кирәк иде. Аллага шөкер, анысына ирештек. Инде менә мәчетне дә төзеп куйдык. Мине иң борчыганы шул: мәчет буш торырга тиеш түгел. Мәчетебез электр белән җылытыла. Аны ел әйләнәсе җылытуны хуҗалык үз өстенә ала. Бу безнең халык алдында биргән вәгъдәбез булсын. Мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык торсын. ФАП белән мәчетнең янәшә булуы да күп нәрсә хакында сөйли. Халкыбызның тәне дә, җаны да дәвалансын, алар әдәпле, намуслы булсыннар иде. Амин.
Фаил Камаев:
- Чалманарат мәчете үзенең зурлыгы белән башкалардан аерылып тормас, ләкин анда йөрүче кешеләрнең күплеге, җомга намазларының яңгыравы белән аерылып торыр дигән өметтә калам. Безнең халыкта, оясында ни күрсә - очканында шул булыр, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Шулай булгач, әлеге җирлектә динле, тәртипле кешеләр яшәсен иде.
Район башлыгы мәчеткә келәм бүләк итте.
Илфак Ибраһимов:
- Минем шушы мәчетне төзүчеләргә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәчетнең агачтан эшләнүенә дә сөендем. Бу көн тарих битләренә истәлекле вакыйга булып уелып калачак.
Район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин авыл халкына вәгәзьләрен ирештергәннән соң, дога укылып, мәчет ишекләре ачылды.
Чатлылар да ФАПлы булды
Чат авылындагы фельдшер-акушерлык пункты да 1978 елда ук салынганлыктан, авыруларны кабул итәр өчен бернинди дә уңайлыклар тудырылмаган иде. Авыл халкының гозерен үтәп, аларга да "Азнакай Нефтемаш" заводының ФАПлар төзүче махсус бригадасы егетләре тиз арада бик матур итеп бина төзеп куйдылар. Газ, су кертү, тирәсен матурлап әйләндереп алу эшләрен биредә дә Нияз Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге "Алмаз" оешмасы эшчеләре башкарган. Әлеге ФАПны кулланышка тапшыру тантанасында район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты.
- Әлеге мәһабәт бина халыкка озак еллар хезмәт күрсәтсен. Аның ишекләре ябылып тормасын. Бирегә килүче авырулар сәламәтлекләрен ныгытып, үзләренә сихәт алып китсеннәр.
Әлеге чараның шаһитләре булырга теләгән авыл халкының да әйтер сүзләре күп иде. Алар сөенечләрен яшермәде.
Илиза Газизҗанова:
- Элеккеге ФАП кечкенә һәм иске иде. Фельдшерыбыз бик яхшы эшли. Ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, рәхмәт аңа.
20 ел санитарка булып эшләгән Дәнисә апа Мөхәмәтдинова да үзенең фикерләре белән уртаклашты.
- Без эшләгән чорда бернинди уңайлыклар да юк иде. Бер иске генә бинаны утын белән ягып җылытып, шунда халыкка хезмәт күрсәттек. Атна саен Чат һәм Чынык авылларында яшәүчеләрнең өйләренә йөреп, хәлләрен белә идек. Менә бу яңа бинаны күреп бик сөендем. Монда кеше сәламәтлеген кайгырту өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.
"Чәчер" ЯАҖ ФАПка келәмнәр, телефон, сәгать бүләк итте.
Малларга да дәва кирәк
Безнең Актаныш республикада иң күп терлек асраучы районнардан санала. Шунлыктан, район үзәгендәге ветеринария берләшмәсе генә барлык авылларга да тиз арада хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый. Әлеге вәзгыятьне аңлап, Иске Байсар участок ветеринария дәвалау йорты ачарга дигән фикергә киленә. Хөкүмәт һәм район ярдәме белән сафка баскан әлеге дәвалау йортының нәкъ менә әлеге авылда урнашуы юкка гына түгел. Чөнки М-7 трассасы биредән үтә. Башкортстан Республикасыннан, шулай ук, башка чит төбәкләрдән терлек ташу, продукция алмашу артканнан-арта бара. Шулай булгач, райондагы эпизоотик хәлне күзәтүдә тотуда да аның әһәмияте зур булачак.
Әлеге участок ветеринария дәвалау йорты шул тирәдәге Иске Байсар, Чуракай, Яхшый, Иске Сәфәр авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардагы һәм хуҗалыктагы терлекләргә беренче ветеринар ярдәме күрсәтәчәк. Анда мал табибы булып Денис Даутов һәм санитаркасы Сирена Кәрамова эшләячәк. Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, Яр Чаллы зонасы ветеринария инспекциясе башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Солтан Латыйповлар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
- Мондый дәвалау йортларын киләчәктә тагын берничә участокта ачарга планлаштырабыз. Чөнки мал асраган кешегә уңайлыклар булырга тиеш дип саныйбыз. Төрле йогышлы авырулардан саклану өчен дә кирәк ул, - диде Фаил Камаев.
Ачылган барлык обьектлар да киләчәктә халыкка озак вакытлар хезмәт итәр, кешеләр аннан файда күрер дип ышанабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: