Актаныш

Җирлекне матурлауга һәркемнең өлеше керергә тиеш

Узган ел шактый авыллар референдум үткәреп, җыйган акчаларын дәүләттән дүртләтә арттырып алып, үз җирлекләрен төзекләндерүгә файдаландылар. Алар моның әһәмиятен аңладылар. Быел исә Актаныш авылында да референдум үткәрелеп, үзара салым акчасын 18 яше тулганнардан 300әр сум итеп җыю турында карар чыгарылды. Әлеге карарга карата халыкта төрле фикер тупланды. Берәүләр аны хупласа,...

Узган ел шактый авыллар референдум үткәреп, җыйган акчаларын дәүләттән дүртләтә арттырып алып, үз җирлекләрен төзекләндерүгә файдаландылар. Алар моның әһәмиятен аңладылар. Быел исә Актаныш авылында да референдум үткәрелеп, үзара салым акчасын 18 яше тулганнардан 300әр сум итеп җыю турында карар чыгарылды. Әлеге карарга карата халыкта төрле фикер тупланды. Берәүләр аны хупласа, икенчеләр, нишләп шул тикле, дип баш ватты. Хисап җыелышында да сораулар нигездә шушы темага кагылды. Кемдер ярсып-ярсып, ул акчаларны мәҗбүриләп җыю дөрес түгел, дип лаф орса, икенчесе, аны гына бирерлек бөтенебезнең дә мөмкинлеге бар, дип каршы төште. Ә инде Индус абый Хамматуллин, ул 300 сумны кеше кесәсеннән алмыйча, хөкүмәттән 1200 итеп кенә кайтарып булмыймы соң, дип кызыксынды.
- Әлеге референдум юктан гына уйлап табылмаган, шушы җирлектә яшәүчеләр дә авылны матурлауда, төзекләндерүдә үзләреннән әз генә булса да өлеш кертсеннәр дип эшләнгән. Кешедән акча җыймасак, хөкүмәт безгә бер тиен дә бирми, шуны дөрес итеп аңласагыз иде, - диде хисап җыелышында катнашкан район башлыгы Фаил Камаев.
Үзара салым акчасын быел районны төзекләндерүгә тоту өчен февраль ахырыннан да калмыйча җыеп бетерү сорала. Кайбер оешмалар җыеп тапшырганнар инде.
Сүз дә юк, Актанышта ел дәвамында бик күп эшләр башкарылган. Кайбер урамнарда юллар төзекләндерелгән, җәяүлеләр өчен тротуар эшләнгән. Мондый тротуарны Вахитов урамына да эшләп булмас микән, дип мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук, нишләп безнең урамны карамыйсыз, диючеләр дә булды.
- Барлык эшләрне дә берьюлы эшләп булмый. Шулай булса да, барысын да истә тотабыз, мөмкинлектән чыгып эшлибез дә. Әнә узган елгы хисап җыелышында ялгызларны җирләүдә булышуны сораган идегез. Ул мәсьәләне хәл иттек. Башкаларын да әкренләп уңай якка хәл итәрбез. Ләкин кешенең үзенең дә аңлавы, кулыннан килгәнчә булышуы кирәк. Чөнки барыбыз да шушы авылда яшибез, - диде Актаныш авыл җирлеге башлыгы Мөнир Әмирханов.
Залда утыручылар, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз тирәләрен үзләре җыештырсын, ни өчен шәхси йортларда яшәүчеләр ихата янын үзләре җыештыра, ә алар янын оешмаларда хезмәт куючылар килеп чистарта, дип ризасызлык белдерделәр. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында тәрәзәсеннән генә чүп-чарларын, тәмәке төпчекләрен ташлаучылар да бар. Бу, әлбәттә, кешенең культура дәрәҗәсенә дә бәйле. Чөнки үзен дә, башкаларны да хөрмәт иткән кеше мондый адымга бармас иде.
Җыелышта катнашучылар Актанышта светофорлар кую мәсьәләсен дә күтәрделәр. Һич югы, берничә урам кисешкән чатларга светофорлар куелса, аварияләр саны кимер иде дигән фикердә алар. Сүз дә юк, бу акчага килеп тоташа, ләкин халык мәнфәгатен кайгыртып, әлеге үтенеч тормышка ашса, барыбыз өчен дә файда булыр иде.
Фаил Камаев райондагы яңалыклар һәм агымдагы елда эшләнәсе эшләр белән таныштырып үтте. Якын киләчәктә Нөркә бистәсендә яңа балалар бакчасы сафка басачак. Нәтиҗәдә, балалар бакчасына чиратлар кимер дигән өмет бар. Шулай ук, дамба астын ясап бетерү күздә тотыла. Биредә теләге булган һәркем ял итеп, балык тотып утыра алачак. Район үзәге белән 57нче бистәне тоташтыручы күперне чыккач, 57нче бистә ягында зур итеп кибет салу планлаштырыла. Аның янына машиналар кую урыны да булачак. Инде барлык ата-аналарны борчыган үзәк хастаханәнең балаларны кабул итү бүлеге, сөт кухнясы заман таләпләренә туры китерелеп, үзгәртеп корылачак. Моның буенча эш башланган инде.
- Мине һәм шулай ук сезне дә иң борчыган мәсьәлә ул - эчүчелек, - диде Фаил Мисбах улы. - Россия регионнарында елына җан башына уртача 15 литр спиртлы эчемлек кулланалар. Ә бездә ул бу санны да үтеп китә. Моның белән без үзебезнең татарлыгыбызны, кешелек сыйфатларыбызны югалтабыз. Эчүче гаиләләргә берәү дә битараф калырга тиеш түгел. Чөнки аларда балалар тәрбияләнә. Ясалма аракы, Казахстан аракысы, төрле спирт кушылган сыекчаларны сату безнең чиста татар районын бизи торган күренешләр түгел. Эчүчелеккә каршы барыбыз бергә көрәшсәк кенә аны җиңеп чыга алачакбыз.
Район башлыгының ачынып әйткән сүзләре белән күпләр килешер. Яшел елан белән дуслашмыйча, яшим дип яшәгән кешегә җирлектә шартлар җитәрлек. Бары тик үзеңә хуҗа була белергә генә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: