Актаныш

Капиталь ремонт эшләре

Татарстанның 17 районындагы 145 йортта капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта 4 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Министр белдерүенчә, 2012 елгы капиталь ремонт программасында гомуми мәйданы 5,33 млн. кв.м. булган 843 күпфатирлы йорт катнаша. 220,8 мең...

Реклама

Татарстанның 17 районындагы 145 йортта капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта 4 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Министр белдерүенчә, 2012 елгы капиталь ремонт программасында гомуми мәйданы 5,33 млн. кв.м. булган 843 күпфатирлы йорт катнаша. 220,8 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Киңәшмәдә шулай ук 10 февральгә кадәр капремонт эшләрен башкару өчен барлык районнар буенча да подрядчылар сайланып бетәргә тиешлеге хакында да мәгълүм булды.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: