Актаныш

Кече нефть компаниясенең тарихы

Актаныштагы нефть ятмалары 1963 елны 54 номерлы, җирлегебездәге тәүге скважиналарның берсе белән тәгаенләнә. Әлеге скважина бүгенге көндә тарихка кереп калган, нефтьчеләребезнең горурлыгы. Хәер, бер аларның гына да түгел. Ул район җирлегенә яңа сулыш өреп, яңа сәнәгать тармагына нигез салды, җирлегебезнең икътисадый үсешенә, иминлегенә ышаныч бүләк итте. Дөрес, тарихка кереп калса...

Актаныштагы нефть ятмалары 1963 елны 54 номерлы, җирлегебездәге тәүге скважиналарның берсе белән тәгаенләнә. Әлеге скважина бүгенге көндә тарихка кереп калган, нефтьчеләребезнең горурлыгы. Хәер, бер аларның гына да түгел. Ул район җирлегенә яңа сулыш өреп, яңа сәнәгать тармагына нигез салды, җирлегебезнең икътисадый үсешенә, иминлегенә ышаныч бүләк итте. Дөрес, тарихка кереп калса да, ул бүгенге көндә дә файдалануда. Нефтьчеләр үзләре дә: "Күз генә тимәсен, инде 12 ел төзекләндерүсез хезмәт куя",- дип сөенечләрен яшермиләр. Көнме-төнме, язмы-кышмы - һәрвакыт хәрәкәттә булган механизмнар өчен бу чын мәгънәсендә батырлык.
Актаныштагы нефть чыганагы 1995 елдан алып 2005 елга кадәр "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең НГДУ "Азнакайнефть" компаниясе тарафыннан эшкәртелә. 2005 елда бу табигать байлыгы белән файдалану хокукы "Татнефть- МНКТ"ҖЧҖнә бирелә. Аннан исә аның исеме "МНКТ"га, ягъни Татарстанның кече нефть компаниясе дип үзгәртелә. 2010 елда оешма үзенең кечкенә генә булса да, әмма тулы хокуклы юбилеен каршы алады. Шунысын да әйтеп китү мөһим, оешма елдан-ел җир маен алу күләмен зурайтып үз максатларына ирешеп килә. 2008 елда гына 124,19 мең тонна нефть чыгарылган, план 100,1 процентка үтәлгән. 2009 елда аның күләме 119,800 мең тонна тәшкил итә. "Шунысы кызганыч, нефтьтә елдан-ел су күләме арта, шуңа да яулап алган биеклекләрне югалтмас өчен параллель рәвештә яңа эзләнүләр алып барабыз, шулай ук иске скважиналарның да капиталь төзекләндерүен тиешле дәрәҗәдә башкарачакбыз",- ди, оешманың баш геологы Салават Шәрифуллин. Әмма шул ук вакытта нефть чыгаруны билгеле бер коэффициентыннан да арттыру ярамый. Аяк астында яткан табигать байлыгының 39 процентыннан гына файдалану зарур. Бүгенге көндә компания карамагында 90 скважина бар. Ел башыннан тагын берничә нефть чыганагы билгеләнгән һәм аларны эшкәртү буенча эш бара.
Беренче, икенче базалар, ДНС-1, ДНС-2, Әгъбәстәге СП-1 оешманың зур объектларыннан санала.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: