Актаныш

Суы да, юлы да тиздән булыр кебек

Яңа Әлем авыл җирлегендә узган ел халыктан 196 мең сум үзара салым акчасы җыйналган. Республикадан арттырып бирелгәннән соң ул җәмгысы 980 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларның кайда, нинди максатларда тотылганлыгы турында авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, документлар белән җыелышка килүчеләр үзләре дә таныша алалар иде. Быел бу...

Яңа Әлем авыл җирлегендә узган ел халыктан 196 мең сум үзара салым акчасы җыйналган. Республикадан арттырып бирелгәннән соң ул җәмгысы 980 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларның кайда, нинди максатларда тотылганлыгы турында авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, документлар белән җыелышка килүчеләр үзләре дә таныша алалар иде. Быел бу җирлектә һәр кешедән 500әр сум салым акчасы җыелачак.
Билгеле инде, бу сумманы күпсенүчеләр дә, студентлардан, пенсионерлардан җыймаска кирәк дигән фикер әйтүчеләр дә бар. Әмма үзара салым акчасының авылны төзекләндерү, урам юлларын, һәйкәлләрне, зиратларны, мәчетләрне карап-яңартып тору өчен максатчан тотылачагын һәм бу эшләрнең шушы җирлектә яшәүчеләрнең үзләре өчен кирәклеген аңлаган күпчелек халык аны яклап чыкты. Җирлек халкы катнашында уздырылган референдум белән тәгаенланган әлеге сумманы 20 мартка кадәр җыеп бетерү бурыч итеп куелды.
- Узган ел да түләргә теләмәүчеләр булды. Әмма меңгә якын кеше акча түләгәндә, ни өчен ике-өч кеше генә түләмичә калырга тиеш соң? Бөтенебез дә шушы урам юлыннан йөрибез, зиратта якыннарыбыз ята. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызның, туган-тумачаларыбызның истәлегенә салынган һәйкәлләрне ник без карап-төзекләндереп тормаска тиеш әле? - ди җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова.
Җирлекнең хисап җыелышында авылның һәр урамыннан диярлек берәр кеше, торып басып, үз урамының юлларын ныгыту мәсьәләсен күтәрде. Аңлышыла да, бу җирлектә 9нчы ПМК оешмасы көче белән "Чиста су" программасы тормышка ашырыла. Яңа Әлем авылын су белән тәэмин итү эшләре әле төгәлләнеп бетмәгән. Районның торак-коммуналь хуҗалыгы белән килешү төзеп, һәрбер өйгә су кертү эшләре быелгы җәйдә дәвам итәчәк. Су торбалары сузу эшләре барганда урам юлларына килгән зыянны күреп хафага калганнар. Язгы-көзге пычракларда авыр техниканың авыл урамнарында йөрүенә борчылучыларны җитәкчеләр хуплап алды.
"Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин:
- Мәсьәлә дөрес күтәрелә, авыр техника белән идарә итүчеләр арасында бу таләпләрне үтәмәүчеләр бар, аларга карата авыл Советы депутатлары чыгарган карар нигезендә чара күрелсә, бик әйбәт булыр иде, - диде.
Киләчәктә Иске Әлем авылындагы су проблемасын да хәл итү юлы табылган.
Үзара салым акчасына урам юлларын формалаштырып (канау казу, чокырларны балчык белән күмеп тигезләү һәм ком салу), тигезләү-ныгыту планлаштырыла.
- Яңа Әлем чүплегенә Актаныштан китереп чүп түгәләр, - ди авыл халкы.
- Килешәм, бу безне дә борчый, ләкин әлегә кадәр туктата алганыбыз юк, үзебезнең авыл кешеләре дә чүплек кагыйдәләерен үтәп бетермиләр, ашлама итеп кулланасы тиресне дә чүплеккә чыгарып түгәләр, - ди авыл башлыгы да.
Үзләренең чүп-чарын күршегә илтеп түгүчеләргә, теләсә-кайда түгеп, чүплек мәйданын киңәйтүчеләргә карата, әлбәттә, чарасы табылмый калмас, тик намус дигәне алданрак уянса, яхшырак булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: