Актаныш

Яңа тәрәзәләрдә кичке утлар балкый

Кеше кайчан үзен бәхетле хис итә? Үз өе булганда, гаиләсендә тынычлык хөкем сөргәндә, яраткан хезмәтенә сөенеп барып, өенә шатланып кайтып кергәндә, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән яшәгәндә... Бигрәк тә, яшәү почмакларын булдырган яшь гаиләләрнең куанычлары чиксездер кебек тоела. Аллага шөкер итеп, тормышның кадерен белеп яшәү өчен кешегә күп кирәкмени!? Әле...

Кеше кайчан үзен бәхетле хис итә? Үз өе булганда, гаиләсендә тынычлык хөкем сөргәндә, яраткан хезмәтенә сөенеп барып, өенә шатланып кайтып кергәндә, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән яшәгәндә... Бигрәк тә, яшәү почмакларын булдырган яшь гаиләләрнең куанычлары чиксездер кебек тоела. Аллага шөкер итеп, тормышның кадерен белеп яшәү өчен кешегә күп кирәкмени!?
Әле кайчан гына, ягъни 2014 ел ахырында Актанышта 36 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган иде. Шуннан соң:
- Хәзер инде шәхси йортлар гына төзеләчәк, күпфатирлы йортлар салуны туктатабыз, - диделәр.
Чыннан да, соңгы елларда шәхси йортлар күпләп сафка баса башлады. Күпләр ихаталы йортта яшәүне өстен күрә. Шулай да, тормыш башлаганда, кысан гына булса да, үз фатирың булу да - олы шатлык. Әйе, ихтыяҗ булып торганда, төзелешләр алып барырга программалар эшләп торганда, күпфатирлыларын төзүне туктату дөреслеккә туры килми икән лә.
Актанышта шуны аңлап, яңа объектларны сафка бастыруга яңа бурычлар билгеләнде. Озак та көттермәде, 2016 ел төгәлләнгәндә район үзәгендә тагын бер мәһабәт бина калкып чыкты. Актанышның нәкъ үзәк өлешен ул тагын да ямьләндереп җибәрде.
- Киләчәктә торак комплексын тагын да киңәйтүне күздә тотабыз. Бүген ничек кенә зарлансак та, Актаныш халкы начар яшәми. Республиканың авыл районнары арасында безнең район торак тапшыру буенча әйдәүчеләр сафында, - ди район башлыгы Фаил Камаев.
24 фатирлы әлеге яңа йорт яшь хуҗаларына өр-яңа ишекләрен ачты. Ул Актанышта яшәргә, эшләргә теләк белдергән яшьләргә социаль ипотека программасы буенча төзелде. ТР Президенты тарафыннан чыгарылган пилот программасы белән эшләнгән аренда торагы, дип тә атала ул.
Читтән эшкә килгән белгечләр кайда яшәргә микән дип хафага калмасын өчен җирлектә төрле юллар эзләнә. Һәм дәүләт программалары беренче булып ярдәмгә килә.
Яңа төзелгән йорттагы фатирларның күпчелеге бер бүлмәле.
- "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәт куючы 3 гаилә, 4 табиб, МЧС җитәкчесе аренда торагына ия булдылар. Калган гаиләләр 2013 елда чиратка басып, өлешләп акчаларын түләп барып, шушы йорттан фатир алуга ирештеләр. Программа буенча чиратка басканда ялгыз яшәүчеләр булсалар, хәзер инде күбесе гаилә корып, балалар үстерәләр. Социаль ипотека программасында һәр туган балага 200 мең сум акча чикерелә. Ана капиталын салу мөмкинлеге бар, - ди Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча вәкиле Сирина Шәехова.
- Түләү тәртибе яшьләр өчен кыенлык тудырмыймы?
- Фатир ишекләрен ачып кергәнче үк, төп беркетмәләрне аларның кулларына тапшырдык. Шул документ нигезендә пропискага керә алалар. Техпаспорт эшләтеп, үз мөлкәте итеп ясау мөмкинлеге бар. Әлбәттә, шунысын да әйтү кирәк: торак өчен акча түләнеп беткәннән соң гына, фатир аларның үз милке булып саналачак. Төп беркетмәләр белән бергә, түләү графигы да бирелә. Анда чиратка басканнан соң 2017 елга кадәр түләнгән акчалары чикерелеп, 10 елдан алып 27 елга кадәр түләү графигы төзелде.
Яңа йортның кичке тәрәзәләреннән яктылык урамга төшеп, тирә-яктагы ак карга үз серен сала. Подъезд ишекләре бер ачыла-бер ябыла: иртән эшкә, кич өйләренә ашыгучы яшьләр җитез генә бер-берсенә кунакка йөрешергә дә җай таба.
Арада яшь балалы гаиләләр дә бар. Эльмира Вәҗетдинова (рәсемдә) - шундыйлардан.
- Аллага шөкер, яңа ел алдыннан фатир алдык. Бик ошады. Килеп керүгә бик матур, җылы. Моңа кадәр авылда яшәдек. Чиратка басканыбызга 3 кенә ел үтте. Без аны күп вакыт димәс идек. Иптәшем Илгизәр Вәҗетдинов белән яшибез, 2 балабыз бар. Берсенә -2,5, икенчесенә - 1 яшь. Түләү тәртибен аңлаттылар. Шундый матур йорт күтәргәннәре һәм тиз арада тапшырганнары, күп кешеләрне сөендергәннәре өчен төзүчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Актанышта яңадан-яңа йортлар төзелсен, тормышлар яхшырганнан-яхшыра барсын, - ди Эльмира, сабыйларын канаты астына алып, аларны сөя-сөя, шатлыгы белән уртаклаша.
Ләйсән Арсланова:
- "Каенкай" балалар бакчасында кече тәрбияче хезмәтен башкарам. Фатир алу өчен чиратка 2014 елда баскан идем. 2,5 ел дигәндә, Аллага шөкер, сыеныр почмагыбызны - җылы куышыбызны булдыра алдык. Моңа кадәр үз фатирыбыз юк иде. Кеше фатирларында яшәп тордык. Миннән дә ныграк кызым сөенде, мин ишек бусагасыннан атлап кергәнче, ул инде йөгереп кереп, бүлмәләр белән танышып чыгарга да өлгерде.
Табиб-эпидемиолог Елена Евдокимова:
- 2016 елның сентябрендә Актаныш үзәк хастаханәсендә эшли башладык. Пермь өлкәсеннән гаиләбез белән килдек. Хастаханә җитәкчелеге белән 5 елга килешү төзедек. Актанышта безгә бик ошый, урамнары-йортлары төзек, бөтен мөмкинлекләр тудырылган, яшәве күңелле. Хезмәтебезне дә яратып башкарабыз. Эшләү өчен барлык шартлар да бар, яшьләргә ярдәм итәләр. 2 бүлмәле фатир алдык, ул бик ошады. 5 елдан соң нәрсә буласын әлегә әйтә алмыйбыз, шулай да Актанышта төпләнеп калырга исәбебез юк түгел.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: