Актаныш

Яңа йортта яңа тормыш

Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләребез, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы әле эшләп килә. Аның кысаларында районыбызда 419 кеше кулларына ветеран йорты яки фатир ачкычлары алды. Бар уңайлыклары булган якты, матур, Нөркә бистәсенең ямьле бер почмагына урнашкан урында өйле булу бәхете үткән атнада тагын ике...

Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләребез, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы әле эшләп килә. Аның кысаларында районыбызда 419 кеше кулларына ветеран йорты яки фатир ачкычлары алды. Бар уңайлыклары булган якты, матур, Нөркә бистәсенең ямьле бер почмагына урнашкан урында өйле булу бәхете үткән атнада тагын ике гаиләгә насыйп булды. Тәкмәктән Нәсимә әби Хаҗиева һәм Актаныштан Рәшидә апа Насрыева моннан соң күршеләр булып яшәячәкләр.
Нәсимә әби инде 90ның өстенә чыккан. Күз тимәсен, әле гәүдәсен җиңел йөртә, фикерләве төгәл, сүзләрен дә иң кирәген генә өзеп сөйли. Дөресрәге, һәр уй-фикерен шигырь юлларына салып көйли:
- Туган илгә җиде кыз үстердем,
Ташламыйча сөйгән эшемне.
"Атказанган" дигән исемем бар,
Чөнки жәлләмәдем көчемне.
Халкым өчен, илем өчен
Бу хезмәтләр һаман аз сыман.
Үзем картайсам да, күңел һич картаймый,
Янып яшәү өчен ярсынам, - дип сөйләп, шаккаттырды ул безне.
- Әнкәебез әле үз көчендә, шөкер. Бу яңа матур йортта үзе генә яшәячәк. Төп нигездә йорт искергән иде инде, әнкәй аннан китмим димәде. Монда урыны бик матур бит. Моннан соң төп йорт дип шушында - әнкәй янына кайтырбыз инде, - ди Казаннан кайткан олы кызы Ания Әхмәдьярова. - Бу кадәр матур йортлар төзеп биргән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтләр яусын!
Чын бәйрәм төсен алган истәлекле вакыйга уңаеннан җыелган Нәсимә әби һәм Рәшидә апаның балаларын, туганнарын район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрикләп, изге теләкләрен юллады. Өй хуҗаларының шатлыкларын
уртаклашырга килгән подрядчылар - "Газстройсервис" һәм "Ремстройдом" оешмалары җитәкчеләре Равил Ярмиев белән Альберт Галимовка, биредә көч куйган эшчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
- Ниһаять, бу көннәрне дә күрер вакытлар бар икән, - дип сөенечен уртаклаша Рәшидә апа Насрыева. - Ирем Мирзаян биш ел сугышта, ике ел әсирлектә булган. Шул сугыш авырлыкларыннан 1974 елда чирләп үлде. Нибары 12 ел торып калдык. Сугышта булуы турындагы документларын бик озак эзләтергә, артыннан бик күп йөрергә туры килде. Инде, насыйп булып, бу йорт ачкычларын тапшырганнар икән, рәхәтен күрергә язсын.
Нәсимә әби җиде кызга гомер биргән булса, яңа күршесе Рәшидә апа илгә ике ул үстергән. Әмма картлык көнендә алар кадер-хөрмәтендә яшәргә тиеш ана бүген үзе бер ел элек егылып, авыр имгәнгән, хәзер I төркем инвалид улын тәрбияли.
- Аны үзем карыйм. Бу йортта икәү яшәячәкбез. Актанышта ук яшәүче икенче улым гаиләсе белән гел килеп йөри, төп ярдәмчем, булышчыларым - алар, - ди ана.
Гомер юлларында рәхәтен дә, михнәтен дә байтак күргән бу татар ханымнарының авырлыкларга сыгылмый, җор телле, дәртле күңелле булып калуларына, тормыштан һаман ямь табып яшәүләренә сокланмый мөмкин түгел. Дәүләт бүләк иткән шушы яңа якты йортларда, сау-сәламәт булып, бик күп таңнар каршыларга язсын әле аларга.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: