Актаныш

Яшьләргә – әзер йорт?

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә. Яшь гаиләләргә бигрәк тә, әти-әниләр, туганнар булышмаса, үзең генә ерып чыгу, ай-һай, авыр! Бу нисбәттән, ярдәмгә дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр...

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә. Яшь гаиләләргә бигрәк тә, әти-әниләр, туганнар булышмаса, үзең генә ерып чыгу, ай-һай, авыр! Бу нисбәттән, ярдәмгә дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр уяткан АПК программасы 2010 елгы кризистан соң туктап калган иде. Күпләр, аннан өмет өзеп, үз көчләре белән йорт-тораклы булуга, ул кабат уңышлы гына эшли башлады. Аның зур өстенлеге - авыл җирендә яшәүче яшь гаиләгә йорт салганда 70%ка кадәр чыгымнарны капларга ярдәм итүдә. Әмма, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш районы буенча вәкиле Сиринә Шәехова әйтүенчә, программа кабат әкренәйгән - елына нибары 3-4 кешегә генә акча кайта икән. Аңа алмашка соңгы 5-6 елда социаль ипотека киң кулланышка керде: өй салу өчен елына 7%лы кредит аласың, аны әкренләп кенә түлисең. Шулай ук, Актанышның үзендә төпләнергә теләгән яшьләргә әзер йортлар тәкъдим ителә.
- Кызганыч, бу мәгълүмат халыкка килеп җитми. Моның белән оешма җитәкчеләре дә кызыксынып, үзләрендә хезмәт куючы яшьләрнең киләчәк тормышын
кайгыртсын, егет-кызларны ипотека бүлегенә җибәрсеннәр иде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова. Шул максаттан, узган атнада, үз торакларын булдыру артыннан йөргән яшь гаиләләр, әле башлы-күзле булырга өлгермәгән кыз-егетләрне хакимиятнең актлар залына дәштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Дәүләт торак фондының Актаныш районы буенча вәкиле Сиринә Шәехова очрашуда кайсы программа нинди ягы белән уңайлы, аның өчен нинди документлар җыярга кирәк - шулар белән таныштырып, сорауларга җавап бирделәр.
- Социаль ипотека йорт төзелешенең 70%ы башкарылгач, калган эшен тизрәк тәмамлап керү өчен бирелә. Күләме кешенең хезмәт хакына, гаилә хәленә карап билгеләнә, 800 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Түләү вакыты 10 елдан 28 елга кадәр. Иң зур өстенлекләреннән берсе - социаль, ягъни яшьләргә, аларның гаиләдә килеп чыккан проблемаларына сизгер караш. Әйтик, кеше эшсез калды, саулыгын югалтты, ниндидер сәбәпләр белән кредитын түли алмый башлаган икән, аларның айлык түләү суммасы киметелә. Тагын бер уңайлык - кредитны, мөмкинлек табылса, вакытыннан алда ябарга була. Бигрәк тә, бәби алып кайткач, бу программада исәптә торучыларга Шәймиев акчасы, дип йөртелә торган 200 мең сум, икенче бәбиләрен алып кайтучыларга ана капиталы чигерелә - бурыч күзгә күренеп кими, - ди Сиринә Шәехова.
- Йорт салу мәшәкатьләренә чуммыйча, программа нигезендә әзер йортка кереп утырырга теләүчеләргә ниләр тәкъдим итәсез?
- Ул максаттан, Актанышның Нөркә бистәсендә ипотека йортларыннан урамнар калкып чыкты инде. 2016 елда 22 йорт, быел Республиканың мөстәкыйльлек көнендә - 30 августта тагын 6 шәхси йортны кулланышка тапшырдык. Әзерләнеп бетү стадиясендәге 13 йортыбыз бар. Суы, уты, газы кергән, матур итеп эшләнгән йортлар. Мәйданнары стандарт бара: ике бүлмәлеләр - 66 кв.метр, өч бүлмәлесе - 76 кв.метр. Бәяләре Дәүләт торак фонды тарафыннан куелган, 1 кв. метр - 31,3 мең сум. Йортның эчен үз теләгеңчә планлаштырырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен торак бәясенең 11%ы алдан түләнергә тиеш. Әзер йорт алырга теләгән кеше ипотека бүлегенә документларын китерә, аны торак комиссиясе, дәүләт торак фонды карый, аннан клиент белән соципотека килешүе төзелә. Килешү нигезендә алар 3 ел эчендә тораклы булырга тиешләр. Әмма район җитәкчелеге, килешү төзелеп, беренчел кертем кертелүгә, фатир ачкычларын тапшыру ягында. Шул рәвешле, 1-2 ел эчендә фатирлы булган гаиләләребез күп. Шунысы бар - бу төр ипотекалардан бары тик бюджет оешмасында эшләүче 35 яшькә кадәрге яшьләр генә файдалана ала.
- Программага баскач кына гаилә коручыларны ниләр белән сөендерә аласыз?
- Программага яшь кеше үзе генә басса да, гаилә коргач, безгә килеп, тормыш иптәшен, балаларын килешү беркетмәсенә өстәтә ала.
Үзе җир алып, үзе йорт салырга теләүче яшьләр җир кишәрлеге алу тәртибе белән кызыксына.
- Районыбызда кишәрлекләр җир кодексы нигезендә бирелә. Аренда хокукларында җир 20 елга тапшырыла. Квалификацияле бәяләүчеләр аның бәясен исәпли, елына 35 мең сум чамасы туры килә. Аны айларга бүлеп түләп барасы. Төзелеш эшләре тәмамлануга, аренда килешүен өзәсең дә, җирне түләп аласың. Анысы кадастр бәясеннән куела, Актаныш авылы өчен 5-6 мең сум чыга. Ә инде җирне милек хокукында алырга телисең икән, күпфункцияле үзәккә гариза язарга кирәк. Шуның нигезендә алга таба рәсмиләштерү эшләре башлана. Милек хокукында җир 170-200 мең сум тирәсенә төшә, - ди район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лиана Сираева.
Айнур Исламов, Яңа Әлем: Бу очрашудан соң, кайтып, бар плюс һәм минусларны әйбәтләп үлчәп карармын. Күңелемнән соципотека буенча әзер йорт алырга уйлап торам. Әле үз гаиләм юк. Әмма яшь гаиләләр өчен өстенлекләре җитәрлек дип саныйм: бала туу хисабына бурычы кими, акча ягы белән кыенлыклар килеп чыкканда хакимият ярдәм итәргә ышандыра. Мондый программаларны яшьләргә, яңа гаиләләргә тормыш башлап җибәрү өчен яхшы мөмкинлек дип исәплим.
Ләйсән Бикмөхәммәтова, Актаныш: Гаилә коруыбызга өч ел булды. Башта фатир арендалап тордык. Әкренләп, үз йортыбызны булдыру турында уйлана башладык. Дәүләт программалары, җир алу турында белештек. Иң кулай вариант дип, арендага җир алып, өй җиткерүне таптык. Үзең йорт салганда, проектын үзеңә ничек кирәк - шулай төзисең. Әкренләп фундамент салдык, стеналарын күтәрдек. Аннан АПК программасына бастык, бүген шунда чиратта торабыз.
Социаль ипотеканы яшьләр өчен уңайлы дип саныйм. Җирне газ, су, электр кермәгән урыннан бирәләр, димәк, барысы артыннан үзеңә йөрисе, ә ул кыйммәткә төшә. Йортны үзең салсаң очсызгарак баса, дигән фикерне күп ишетәм, әмма төзелештә бит материал өчен генә түгел, эшчеләргә эш өчен дә түләргә кирәк. Безнең, Аллага шөкер, әти-әниләребез, ике як туганнарыбыз, дусларыбыз булыша, шулар ярдәме белән барабыз. Шуңа күрә, яшьләр йорт-фатирлы булу турында уйлаганда, барын да үлчәп, төптән хәл итәргә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: