Актаныш

“Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә чыгарылыш имтиханнары

7 август көнне районыбыздан 7 кеше -1 ир-ат, 6 хатын-кыз Казан шәһәренә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга киттеләр. Әлеге сәфәрләре рамазан аена туры килгәнлектән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, икеләтә сөенечле. Имтихан да тапшырачаклар, шул ук вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшәп, ураза тотып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, изге дә, саваплы да гамәл кылачаклар....

7 август көнне районыбыздан 7 кеше -1 ир-ат, 6 хатын-кыз Казан шәһәренә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга киттеләр. Әлеге сәфәрләре рамазан аена туры килгәнлектән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, икеләтә сөенечле. Имтихан да тапшырачаклар, шул ук вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшәп, ураза тотып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, изге дә, саваплы да гамәл кылачаклар. 16 август көнне диплом алып, мөгаллим-мөгаллимәләребезнең исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Хәерле сәгатьтә!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: